Татарстан башкаласында
башкарылган эшләр күләме буенча рекордлы саннардагы төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Казанның торак массивларында барлыгы 102 урам төзекләндерелгән. Финанслауның
гомуми күләме 3 миллиард сумны тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«2025 елгы төзекләндерү чоры бистәләрдә тәртипкә
китерелгән юлларның рекордлы саны белән тарихка кереп калачак. Безгә юлларны
төзекләндерү үтенече белән халык та, сайлаучыларыбыз исеменнән депутатлар да
мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә торак массивларда 102 урамга беренче тапкыр
асфальт җәелде. Әлеге сезонда шәһәрдә куелган 5,5 мең яктырткычның 900-е бистәләргә
туры килә. Болар барысы да Казанның торак массивларында яшәүне уңайлырак итә
торган күрсәткечләр», - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Казан халкының дүрттән
бер өлеше торак массивларда яши, анда яшәүчеләр юлларны төзекләндерүгә бик тә мохтаҗ.
Бу елны Татарстан Республикасы рәисе программасы нигезендә
40 бистәнең 91 юл участогында 2 миллиард сумлык төзекләндерү эшләре
башкарылган. Моннан тыш, тагын 11 участок башка программаларга кертелгән.
Гомумән алганда, бистәләрдә 102 урам төзекләндерелгән.
Финанслауның гомуми күләме 3 миллиард сум тирәсе, дип
хәбәр итте Игорь Куляжев.
Ул шулай ук урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре
барышында 150 мең квадрат метрдан артык мәйданда 22 юл участогы тәртипкә
китерелгәнлеген сөйләде. Исемлектә Салмачы бистәсендәге Крутовка һәм Центральная,
Мирный бистәсендәге 8 нче Дәүләки, Северный бистәсендәге Муса Бигиев урамнары, Центральная
урамыннан ТЭЦ урамына кадәрге юл өлешләрен күрергә була. Моннан тыш, квартал
эчендәге юлларның 68 участогында 1 миллиард сумлык төзекләндерү эшләре
башкарылган.
Игорь Куляжев бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерү
мәсьәләсенә аерым тукталды. «Островок», «Мечта», «Ивушка», «Табигать»,
«Автомобилист», «Җиңүнең 50 еллыгы», Идел буе районының «Кварт» ябык
акционерлык җәмгыяте «Идел» ширкәтләренә һәм Авиатөзелеш районының «КМПО» ачык
акционерлык җәмгыятенең 6 нчы номерлы күмәк бакчасына керү юлларына яңа өслек
җәелгән. Төзекләндерү эшләренең гомуми озынлыгы 1 чакрымны тәшкил итә.
«Бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын тәртипкә
китерү буенча алты ел эчендә 27 бакчачылык ширкәтенә 25 чакрым озынлыктагы 19
керү юлы төзекләндерелде», - дип өстәде
Игорь Куляжев.
Юлларны төзекләндерүдән тыш, Казан бистәләрен
яктыртуга да аерым игътибар бирелә. Константиновка бистәсендәге Полевая, Строитель,
Садовая, Дачная, Амур урамнарында, Вишневка бистәсендәге Тамчы, Луговая, Усадебная,
Акчарлак урамнарында, Колсәет бистәсендәге Зеленая, Чулпан, Ромашкалы, Казансу
урамнарында һәм башкаларында моңа кадәр яктырткычлар бөтенләй булмаган яки өлешчә
генә булган, диде җитәкче урынбасары.
Татарстан Республикасы рәисенең «Татарстан
Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы нигезендә
Казанның 34 торак массивында энергияне сак тота торган 40 миллион сумлык 900 якты
диодлы яктырткычлар урнаштырылган.
Әлеге Программаны гамәлгә ашыру барышында 2018
елдан башлап шәһәрнең торак массивларындагы 300 урамда энергияне сак тота
торган 10 меңнән артык яктырткыч куелган.