Агымдагы елда Казанда 68 куркыныч участокта юл иминлеген
яхшырту чаралары тәмамланган. Аларга 400 дән артык юл билгесе куелган, шулай ук
Мәүлетов урамында җәяүлеләр өчен җир асты кичүен төзеп бетергәннәр һәм Оренбург
трактында юлүткәргечкә керү юлын киңәйткәннәр. Төрле программалар нигезендә шәһәрдә
5,5 мең яктырткыч урнаштырылган һәм Юл хәрәкәте иминлеген
саклау өчен шәһәр юлларына 400 мең квадрат метр мәйданда юл тамгасы ясалган. Бу хакта
аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев хәбәр итте.
«Ниһаять, подрядчы безне уңайсыз хәлдә калдырган Мәүлетов
урамындагы җир асты кичүе буенча бурычыбызны үтәдек. Җиңү проспектыннан
Оренбург трактына чыгу юлында боҗраны киңәйтү буенча мөһим эш башкарылды. Җәй
көннәрендә һәр җомга саен халык бакчаларга ял итәргә барганда биредә зур бөке
хасил була иде. Юл өлеше киңәйтелгәннән соң анда вәзгыять тамырдан үзгәрде.
Гомумән алганда, бу сезонда 250 юл участогы норматив хәлгә китерелде. Бу бик
җитди нәтиҗә», - дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бу елны моңа кадәр 250 дән артык юл-транспорт һәлакәте булган 68 юл участогында юл хәрәкәте иминлеген яхшырту чаралары башкарылган. Төзекләндерү эшләре Чистай һәм Бичурин урамнары, Җиңү
проспекты белән Дубравная урамы, Җиңү проспекты белән Ломжа урамы киселешләрендә
үткәрелгән.
Подрядчы оешмалар, планга кертелгән чаралар нигезендә, авария куркынычы
булган әлеге юл өлешләрендә 400 дән артык юл билгесе, иминлекне
саклый торган корылмалар, барьер җайланмалар, 89 яктырткыч куйганнар, ясалма 11
юл тигезсезлеге, юл тамгалары ясаганнар, тавыш полосалары булдырганнар.
Юл эшләрен башкару вакытында моңа кадәр бөтенләй
булмаган 35 участокта яктырткыч җайланмалар куелган, «Безнең ишегалды»
программасы нигезендә йорт яны территорияләрендә 4 меңнән артык яктырткыч
урнаштырылган. Төрле программалар буенча Казанда барлыгы 5,5 мең яктылык ноктасы
барлыкка килгән. Хәзерге вакытта башкалада яктырткычларның гомуми саны 180 мең
тирәсе дип исәпләнә.
Юл хәрәкәте иминлеген саклау өчен
шәһәр юлларына 400 мең квадрат метр мәйданда 470 миллион сум дип бәяләнә торган
юл тамгасы ясалган. «Төп магистраль
урамнарда юл тамгалары термопластик, ә транспорт хәрәкәте азрак урамнарда
буяу кулланып ясалды», - дип ачыклык
кертте Игорь Куляжев.
Юл челтәрен яхшырту өчен Җиңү проспектыннан
Оренбург тракты буенча шәһәргә керү ягында юлүткәргечкә керү юлын киңәйткәннәр,
җәяүлеләр иминлеген саклау максатыннан яңа юллар төзелгән.
Киров районында җәяүлеләр хәрәкәте имин булсын өчен
Краснококшайск һәм Деловая урамнары киселешендә җәяүлеләр җир өсте кичүе
төзелгән. Ә 18 нче поликлиника, футбол манежы, «Горки» метро станциясе өчен
Идел буе районының Мәүлетов урамында җәяүлеләр җир асты кичүе төзелеше тәмамланган.
Ике объект та файдалануга тапшыруга әзер диярлек, хәзерге вакытта документлар
рәсмиләштерелә, дип аңлатты Игорь Куляжев.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу елны Казанда 250 дән
артык юл участогы төзекләндерелгән, әлеге максатларга 21,5 миллиард сумнан
артык акча бүлеп бирелгән.