2025 елда Казанда «Безнең
ишегалды» республика программасы нигезендә 466 ишегалды территориясе
төзекләндерелгән. Башкарылган эшләр күләме 4,27 миллиард сум дип бәяләнә. Ф.Әмирхан
урамындагы 41 нче йортның яңартылган ишегалды башка объектлардан үтәлгән эшләрнең
үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Үзгәреш җиле 30,5
мең квадрат метр мәйдандагы киңлеккә кагыла. Күпфатирлы дүрт йортта яшәүче ике
меңгә якын кеше өчен биредә уңайлы шартлар булдырылган. Асфальт өслеге һәм
социаль инфраструктура тулысынча яңартылу белән бергә, этләрне гигиена
таләпләренә туры китереп йөртү өчен республикада беренче булган заманча киңлек тә ачылган. Башкарылган эшләрне Казан мэры
Илсур Метшин бәяләде.
«Татарстан Республикасы рәисе
программасы ярдәмендә без 466 ишегалдын яңарттык, әлеге «үзгәреш җил»ләре Казанда
яшәүче 100 меңнән артык кешегә кагыла. «Дог-френдли Татарстан» тәкъдиме белән этләрне
йөртү өчен махсус мәйданчыкларны беренче тапкыр капиталь төзекләндерү проектларына
кертә башладык. Бу зоналар бик зур булмаса да, көчекләр, олырак яки тыныч
хайваннар белән йөрү өчен уртача зурлыктагы нокталар. Яшь һәм актив этләре
булган хуҗаларның зур шәһәр киңлекләреннән файдалану мөмкинлеге бар», - дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
30,5 мең квадрат метр мәйданлы
ишегалды территориясе күпфатирлы дүрт йортны берләштерә, аларда ике меңгә якын
кеше яши. Монда яңа асфальт җәелгән. Эшчеләр иске катламны алыштыру белән
бергә, таләпләргә туры китереп авышлык та ясаганнар: яңгырлы һава торышы булганда
күлләвекләр җыелып тормасын өчен почмакларның берсен ярты метрга диярлек күтәргәннәр.
Идарәче компания резина өслекле, коймалар
белән әйләндереп алынган, футбол һәм баскетбол уйнау өчен каралган спорт
мәйданчыгын булдыруга өстәмә финанс чаралары бүлеп биргән. Биредә урам
тренажерлары, эскәмияләр урнаштырганнар, янәшәдәге киңлеккә чыршылар утыртканнар.
Шулай ук балалар өчен заманча уен зонасы җиһазландырылган.
Моннан тыш, ишегалдына керә
торган аркалар һәм керү төркемнәре төзекләндерелгән. Ишегалды территориясендә
калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен өч контейнер мәйданчыгы ясалган. Яшел зонага
яңа яшь үлән чәчкәннәр.
Этләрне гигиена таләпләренә туры
китереп йөртү өчен каралган заманча киңлек ачылуы әлеге ишегалдының төп
үзенчәлеге булып тора. Бу Татарстан өчен мондый беренче объект. Яңа мәйданчык 81
эт өчен каралган. Әлеге махсус мәйданчык койма белән әйләндереп алынган, биредә
эскәмияләр һәм кояштан саклый торган япма урнаштырылган. Шулай ук монда шәхси
әйберләр өчен элгечләр һәм гигиена пакетлары диспенсеры куелган. Әлеге киңлеккә
әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү, уңайлылык булдыру һәм чисталыкны
тәртиптә тоту максаты куелганлыктан, биредә этләрне күнектерү өчен тренажерлар
урнаштырылмаган.
«Гигиена таләпләренә туры китереп
йөртү урыны – ул ишегалды эчендәге «легаль» киңлек һәм бу Казан, Татарстан өчен
мондый беренче мәйданчык. Аның әһәмияте шунда ки, ишегалдында яшәүчеләр,
ниһаять, йорт хайваннары белән махсус бүлеп бирелгән территориядә йөри ала. Бу
эт асраучы кешеләрне чәчәк түтәлләре, ишегалдындагы балалар һәм спорт
мәйданчыклары тирәсеннән читкәрәк алып китү һәм күршеләргә уңайлы мохит булдыру
мөмкинлеге», - дип аңлатты «Дог-френдли Татарстан» проекты кураторы Дарья Раек.
Әлеге фикер иҗтимагый фикер
алышулар барышында тәкъдим ителгән. Биредә этләрне йөртергә, аларны бәйдән
ычкындырып җибәрергә махсус урыннар булмаган. Элек әлеге урында ташландык
хәлдәге зур гына балалар мәйданчыгы урнашкан булган. Халык хайваннарны шунда
алып чыккан. Күршеләрнең күбесе бу хәлгә риза булмаганлыктан, актив затлар
этләрне урамда йөртү өчен функциональ киңлек булдырырга тәкъдим иткән. Шуннан
соң проектны проект оешмасына тапшырганнар. Белгечләр мәйданчыкны урнаштыру нормаларын
исәпкә алып эш иткән – мәйданчык торак йортлардан 40 метр читтәрәк урнашкан.
Ишегалдында мәгълүмат стендларына
аерым игътибар бирелгән. Мәйданның тышкы ягында этсез яшәүчеләр өчен кагыйдәләр
күрсәтелгән булса, эчке якта йорт хайваннары хуҗаларына тәртип турында искәртә
торган мәгълүмат урнаштырылган. Күрше электр будкасы диварына ясалган мурал хайваннарга
сакчыл караш турында искә төшерә. Комикс форматындагы муралда хайваннарны йөртү
һәм алар белән аңлашуның төп кагыйдәләре: этләрне бер-берсе белән дөрес итеп
таныштыру, аларның үз-үзләрен тотышын аңлау һәм ишегалды чисталыгы турындагы
мәгълүмат белән танышырга була. Хайван сурәтләре төшерелгән декоратив
элементлар подъездлар янындагы йортларда да барлыкка килгән.
«Яз-җәй айларында без балалар
өчен зур булмаган лекцияләр үткәрә башлаячакбыз. Биредә урнашкан техник бина
диварында бик шәп мурал бар, ул этләр белән ничек дөрес итеп йөрергә кирәклеген
аңлата. Мәйданчыкны үзара бәйләнешле киңлек дияр идем: бу хайваннарны нинди дә
булса гади генә күнекмәгә өйрәтү урыны. Без махсус җайланмалар булмаган
мәйданчыкта этләр белән ничек шөгыльләнеп булуы хакында хәтта видео да яздырдык.
Бу махсус күнекмәләргә өйрәтү тарихы түгел, ә бәлки хайваннар белән аралашу һәм
үзара аңлашу турындагы язма», - дип ассызыклады җитәкче.
Әлеге мәйданчык Татарстанның
этләр йөртү инфраструктурасын булдыру буенча башкарыла торган системалы эшнең
бер өлеше булып тора. 2026 елның 1 апрелендә «Эт хуҗалары өчен гомуми
файдаланудагы территорияләрне төзекләндерү» дигән дәүләт стандарты гамәлгә керәчәк
һәм ул Россиядә беренче илкүләм стандарт булып санала, аны вакытыннан алда
кулланырга була, дип аңлата белгечләр. Ф.Әмирхан урамындагы заманча киңлек тә
нәкъ менә әлеге стандартны күздә тотып ясалган. Дәүләт стандарты «Татарстан
Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды тарафыннан эшләнгән. Институт 2015
елдан мәйданчыкларны карап тоту тәҗрибәсен анализлап бара. 2022 елдан «Дог-френдли
Татарстан» проекты кысаларында җиде эксперименталь территория булдырылган, алар
дәүләт стандартларына кергән карарларны сынау өчен полигон итеп билгеләнгән. Ф.Әмирхан
урамындагы Казан мәйданчыгы – шушы җиде мәйданчыкның берсе ул. Һәм хәзерге
вакытта әлеге киңлек ил күләмендә муниципаль берәмлекләр өчен үрнәк булып тора.
Яңа стандарт эт хуҗаларын шәһәр
тормышының тигез хокуклы өлеше буларак шәһәр мохитенә яраклаштырып, беренче
тапкыр этләр өчен инфраструктура булдыруга якын килүне системага салды.
Аның нигезендә территорияләрнең
дүрт форматын: гигиена таләпләренә туры китереп йөртү зоналарын, уен
мәйданчыкларын, күнекмәләргә өйрәтү комплексларын һәм йөреп чыгу маршрутларын үз
эченә алган типология ята. Бу система шәһәр инфраструктурасын үстерергә һәм
элек буш булган яисә катлаулы территорияләрне нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек
бирә.
«Алынган тәҗрибә дәүләт
стандартына теркәлде – хәзер Россиядә шәһәр киңлекләренең яңа төре барлыкка
килде. Бу мәйданчык федераль стандарт нигезенә салынган Татарстанның тагы бер тәҗрибә
үрнәге. Моңа кадәр этләрне йөртү һәм алар белән уеннар өчен территорияләрне
дөрес итеп төзекләндерү турында бернинди документ та булмаган. 2023 елда проектны
эшли башлагач, безнең алга мондый киңлекләрне куллануның чын асылын өйрәнү бурычы
куелды. Без төрле тәкъдимнәрне сынап карадык, кире элемтә булдырдык. Һәм моңа
кадәр архитекторларның да, проектлаучыларның да норматив базалары булмавы, элегрәк
төзелгән иске мәйданчыкларның еш кына эт хуҗалары ихтыяҗларына туры килмәве
ачыкланды», - дип сүзен йомгаклады Дарья Раек.