Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Бүген Чувашия Республикасы башкаласында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының чираттагы гомуми җыелышы була. Утырыш ассоциациянең башлыгы, Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узачак.
Җыелыш эшендә шулай ук Чувашия Республикасының башлыгы Михаил Игнатьев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Валерий Савин, шулай ук Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларыннан вәкилләр катнашачак.
Утырыш барышында Идел буе шәһәрләре ассаоциациясе шәһәр-әгъзаларының җитәкчеләре юл хуҗалыгы һәм урам-юл челтәре объектларын карап тоту, төзекләндерү һәм мәйданчыкларны, паркларны, скверларны һәм шәһәрлеләр ял итә торган башка урыннарны яшелләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Ишегалларын комплекслы рәвештә төзекләндерү, йорт яны территорияләрен, ишегаллары эчендәге парковкаларны, контейнер мәйданчыкларын карап тоту, шулай ук чүпләрне урнаштыру һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре дә каралачак.