Казан Мэры фикеренчә, югары уку йортлары һәм предприятиеләрнең хезмәттәшлеге профориентация мәсьәләсен мәктәп бусагасыннан ук җайга салырга булышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Яңа Савин районының Бондаренко урамындагы 1375 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше соңгы стадиягә җитеп килә. Бүгенге көндә 470 укучының әти-әнисеннән мәктәпкә кабул итү өчен заявкалар кабул ителгән. Яңа уку елына белем бирү учреждениесе балалар һәм педагоглар белән комплектланачак.
Төзелеш эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин да карап кайтты. Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, ТР Президенты булышчысы Наталья Фишман һәм башкалар озата йөрде.
Бүгенге көндә Бондаренко урамында төзелеп килә торган мәктәптә эчке отделка эшләре башкарыла. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, эшләр билгеләнгән график буенча бара, мәктәпне ачу бу елның 1-нче сентябренә планлаштырылган.
Бондаренко урамындагы мәктәп шәһәрдәге иң зур һәм гадәти булмаган мәктәп булачак. Проектлаган вакытта өр-яңа алым кулланылган – “Шәһәр-мәктәп” концепциясе, бу исә мәктәп тормышына укучыларны гына түгел, ә микрорайон халкын да актив рәвештә җәлеп итүне күздә тота.
“Моны мәктәп дип кенә атау авыр, бу – күпләгән бала укыячак белем сарае кебек. Биредәге мөмкинлекләргә дә шаккатырлык. Без 177-нче мәктәпне төзегәндә, инде моннан да яхшыракны төзеп булмас дип уйлаган идем, камилеккә чикләр юк икән”, - диде Мэр.
Мәктәпнең үзенчәлеге тагы шунда ки, ул профориентацион характер йөртә. Профориентацион программаларны тормышка ашыру кысаларында мәктәп шәһәрнең К(П)ФУ һәм КНИТУ-КАИ кебек зур югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүне күздә тота. Илсур Метшин район башлыгына һәм мәктәп җитәкчелегенә әлеге эшкә шәһәр предприятиеләрен дә җәлеп итәргә кушты.