КДАТУ студентлары Казан Мэрына шәһәрнең 25 парк һәм скверын төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казан Мэры Илсур Метшинга Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институты студентлары шәһәрнең 25 проекты һәм скверын төзекләндерү буенча проектлар эскизлары күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, шулай ук район башлыклары озата йөрде.
Төзекләндерүгә мохтаҗ булган территорияләр район администрацияләре һәм Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан билгеләнгән. Соңыннан проектларның эскизларын эшләү өчен әлеге тәкъдимнәр КДАТУга юлланган. Бүгенге көндә югары курсларда белем алучы студентлар 25 шәһәр территориясен төзекләндерү буенча 54 төрле вариант әзерләгәннәр.
Түбән Кабан күленең яр буе линияләрен төзекләндерү проекты иң концептуаль, масштаблыларның берсе булып тора. “Безнең төп идея – шәһәр үзәгендә дендрарий ачу, биредә декоратив үсемлекләр генә түгел, кошларны да тәкъдим итәсебез килә. Бу исә туристларны җәлеп итәргә булышачак. Проект буенча шулай ук җәяүлеләр сукмагы һәм велосипедчылар юлы, җәяүлеләр күпере, Кабан күле тарихына багышланган музей, судагы театр һәм елга трамвайларында йөрү мөмкинлеге бирә торган причаллар булдыру каралган”, - дип сөйләде проектны эшләүчеләрнең берсе, КДАТУның 4 курс студенты Камилла Миңнуллина.
Илсур Метшин эшләрнең масштабына шаккатуын яшермәде, шулай ук студентлар эшләренең сыйфат мөнәсәбәтендә үскәнлеген билгеләп үтте. “Сезнең эскиз проектка карыйм да, студентлар эшенең дәрәҗәсе шактыйга үскәнлеген аңлыйм. Элек без шәһәрдә, төзекләндерү буенча эш алып барганда, сквер безнең күзаллавыбызча эскәмия, чүп савыты һәм яктырту элементлары булган зона иде. Бүген исә яшь архитекторлар масштаблы һәм креатив фикер йөртәләр. Бу бик тә шатландыра”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Мэрга шулай ук Болотников һәм Фрунзе урамнары киселешендәге сквер, Декабристлар урамындагы нәшрият йорты скверын проектын да тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән күптөрле скверларның проектлары арасында Ибраһимов проспектында әдәби парк, Девятаев урамында экстрим-парк булдыру кебек тематик эшләр дә бар.
Илсур Метшин Парклар һәм скверлар елында эшләр күп булганлыгын һәм студентларның ярдәме дә кирәклеген билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр арасында кызыклылары, тормышка ашырып булырдайлары да бар. Конкурс нигезендә сайлап алыначак иң яхшы эшләр авторлары үзләренең “архитектура хыялларын” бу елда ук тормышка ашыра алачаклар.