Казан Россиянең иң музыкаль шәһәрләре рейтингында беренче урын алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Шәһәр хакимияте Казан балалары талантлы булып үссен һәм аларның сәләтләрен ачарга барлык шартларны булдырыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының Россия шәһәрләре арасында иң музыкаль шәһәр рейтингында беренче урында булу хәбәрен шәрехләгән вакытта җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе зур картографик портал уздырган тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласының Россиядә иң музыкаль шәһәр булын хәбәр итте. Тикшеренү барышында белгечләр шәһәрдә күпме музыка уку йортлары, балалар мәктәпләре, консерваторияләр, шулай ук вокал һәм музыка курслары булуын билгеләгәннәр, соңыннан әлеге санны 100 мең кешегә бүлгәннәр.
“Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең музыка өлкәсендә уңышка ирешү өчен мөмкинлекләре зур, чөнки биредә һәр 100 мең кешегә 5 музыкаль мәктәп туры килә”, - дип шәрехләп үтте шәһәр җитәкчесе “Комсомольская правда” газетасындагы материалны. Рейтинг “көмеше” Екатеринбург, Новосибирск һәм Красноярскига эләккән, ә Уфа өченче урынга лаек булган. Мәскәү һәм Санкт-Петербург 7 һәм 8 урыннарны алганнар.
Илсур Метшин тикшеренү оештыручыларына һәм конкурс жюриларына рәхмәт белдерде. “Конкурс рәсми булмаса да, музыка мәктәпләре һәм төрле вокал студияләре буенча беренче урында булуыбызга без бик шатбыз. Бу безнең сәясәт – без балаларыбызның талантлы булып үсүен, талантларын ачар өчен күптөрле мөмкинлекләре булуын телибез”, - дип билгеләде Мэр һәм алга таба да шәһәр администрациясе бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәклеген билгеләп үтте.
Фото hi-news.ru сайтыннан алынды.