Илсур Метшин ремонт эшләрен башкару графигын төгәл сакларга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казанда узган җылылык бирү сезоны 232 көн дәвам иткән - бу, узган елдагы белән чагыштырган вакытта, 11 көнгә озаграк дигән сүз. Бүген бу хакта “Үткән җылылык бирү сезоны нәтиҗәләре һәм алдагысына бурычлар турында”гы аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Киләсе җылылык бирү сезонына әзерлек турында сөйләгәндә, ул, Казанда 900 км җылылык челтәре, 183 котельныйны әзерләргә, 79 км га якын төрле челтәрне алмаштырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Аерым алганда, "Казэнерго" ААҖ алты котельныйга реконструкция һәм модернизация үткәрергә, 15 км җылылык тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрен алмаштырырга, 38 км җылы үткәргечне реконструкцияләргә ниятли.
"Водоканал" МУП 5 суүткәргеч насос станциясен, 200 су үткәргеч һәм 150 канализация коесын ремонтларга, 1,3 км су белән тәэмин итү челтәрен алмаштырырга планлаштыра.
Казан электр челтәрләре 74 км һава электр линиясе, 5,9 км чыбыклы электр линиясе, 78 трансформатор һәм бүлгеч ярдәмче станцияләрдә капиталь ремонт үткәрергә җыена. Башкалада күпфатирлы 5,5 мең йортны, 793 социаль өлкә учреждение объектын җылыту сезонына әзерләргә кирәк.
Казан җылылык челтәрләре расланган график нигезендә, 12-14 майда җылылык үткәргечләрдә сынау уздырды. Киләсе этап - планлы ремонт һәм профилактика эшләре. Кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору турындагы мәгълүмат "Генерирующая компания" ААҖ һәм Казан мэриясе порталында урнаштырыды.
Казанның торак фондын һәм бюджет учреждениеләрен әзерлек буенча ремонт эшләрен 1-нче сентябрьгә кадәр тәмамлау ниятләнә.
Казан Мэры Илсур Метшин бүген киңәшмәдә: "Капиталь ремонт үткәрү эшләре, кайнар суны өзү графигын төгәл үтәүне таләп итәм. Кешеләр кайнар су белән тәэмин итү туктатылып тору хакында алдан белергә тиеш. Кыш көне аварияләрсез эшләү өчен, чананы җәйдән әзерлибез", - дип белдерде һәм шәһәрне җылылык бирү сезонына әзерли торган оешмаларга уңышлар теләде.