Интеллектуаль велопроектта катнашырга 3,5 меңнән артык кеше теләк белдергән.
(Казхан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Бу елда Татарстан башкаласына танылган халыкара интеллектуаль “Велотөн” велопроекты кайта. Төнге мәдәни-мәгариф велосипед экскурсиясе 30-ыннан алып 31-нче майга каршы төндә уздырыла, биредә теләге булган һәркем дә катнаша ала. Велотөннең программасы белән эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, “Велотөн” (“Velonotte”) проекты – Россиядә булдырылган һәм бөтен дөньяда танылган уникаль мәдәни-мәгариф бренды.
Татарстан башкаласы әлеге акциягә узган елда кушылды. 3 мең кешене җыйган беренче “Казанның йолдызлы велотөне” Төркия, Италия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль һәм Татарстан, Россия һәм җир шарының башка шәһәрләрен берләштерде. Проект оештыручылары бу елда әлеге проект күбрәк кеше җыяр дип өметләнәләр, бүгенге көндә 3,5 меңнән артык кешедән гариза калдырылган инде.
Спортның су төрләре буенча чемпионатны уздырган елда Казанның велотөне маршруты су тематикасына багышланачак. “Экскурсия Татарстан башкаласының төп су обектларын үз эченә алачак, Кабан күле, Болак ермаклары, Казансу һәм Идел елгаларының тарихы һәм гидрологиясе турында сөйләячәкләр. Маршрутның озынлыгы 35 км булачак”, - дип сөйләде Евгения Лодвигова.
Евгения Лодвигова сүзләренә караганда, велотөндә катнашу бушлай, катнашучылар өчен проектның сайтында www.velonotte.com теркәлү узарга кирәк. Велосипедчыларның үзләре белән fm-радиоалгыч, шлем, велозамок һәм фонарьлары булырга тиеш.
Илсур Метшин әлеге проектның әһәмиятлелеген билгеләп узды һәм чарага ныклап әзерләнергә чакырды. “Бу елда 3,5 меңнән артык кеше булыр дип өметләнәм. Безнең өчен бик тә җаваплы чара, катнашучыларны тиешле дәрәҗәдә каршы алырга кирәк, киләсе өченче велотөнне уздыру буенча теләк-тәкъдимнәрне дә ишетәсе килә. Әлеге чараның шәһәребез өчен традициягә әйләнүен ихластан телибез”, - диде Мэр һәм шәһәрнең ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләренә куркынычсызлык белән тәэмин итәргә кушты.