Музейны ачу тантанасында Р.Миңнеханов, И.Метшин һәм Г.Зюганов катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Бүген Казанда масштаблы төзекләндерүдән соң В.И.Ленин музей-йортын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов катнаштылар.
Мәртәбәле кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре каршы алды.
Казанда иң борынгыларның берсе саналган бу музей (1937 елда төзелгән) XX гасырның күренекле сәяси лидерының яшьлек чорын гәүдәләндергән әһәмиятле мәдәният объекты булып санала. Дүрт ел дәвам иткән реконструкция иске Казанның күркәм почмагын – XIX гасырның икенче яртысында шәһәр утары үрнәген саклап калырга мөмкинлек бирде, анда 1888 елның сентябреннән 1889 елның маена кадәр ике катлы Орлова йортында Ульяновлар гаиләсе яшәгән.
Этаплап үткәрелгән эш нәтиҗәсендә, музейның төп (мемориаль) бинасына реставрация һәм капиталь ремонт ясалган, совет чоры янкормасы киңәйтелгән, әйләнә-тирә территория ямьләндерелгән, яңа технологияләр кулланып яңа экспозиция булдырылган. Музейның күп еллар дәвамында эшчәнлеге кысаларында беренче тапкыр музей экспонатлары реставрацияләнгән, бу мемориаль бүлмәләрнең атмосферасын саклап калырга мөмкинлек биргән. Туганнарның хатирәләре нигезендә совет чорында булдырылган интерьерлар, Ульяновлар гаиләсе тормышы турында тулырак сөйли ала торган шул чор предметлары белән тулыландырылган.
Фәнни тикшеренүләр ярдәмендә, яңа тарихи-биографик экспозициягә Ульяновларның туганлык элемтәләре һәм якыннары, 1887 елның 4-нче декабрендә студентлар сходкасы вакыйгалары турында киң даирә өчен аз билгеле булган мәгълүматлар һәм Татарстанда В.И.Ленин исемен мәңгеләштерү турында документлар кергән. Музейда сенсорлы киосклар, фоторамкалар һәм электрон инсталляцияләрне үз эченә алган электрон экспозиция булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә күп катлы йортлар төзү аркасында, күп кенә ахмаклыклар эшләнгәнен, аның нәтиҗәсендә күп кенә истәлекле биналар юкка чыгуын билгеләп үтте. Ул Казанның тарихи үзәген саклап калу һәм яңадан торгызу әһәмиятенә басым ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. “Безгә шәһәрләребезнең тарихи кыяфәтен саклап калырга кирәк. Без туристлар игътибарын җәлеп итәрдәй изге урыннарны саклап калу мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнәбез”, - диде ТР лидеры. Аның сүзләреннән бүген реконструкциядән соң ачылган Ленин музей-йорты үзенә ошаганы сизелде. “Мондый объектлар белән горурланырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фоторепортаж
Видеорепортаж