Ярышларның башлануы белән футболчыларны Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Бүген Казанда “Күн туп” зур массакүләм футбол турниры шәһәр этабының финал уеннары старт алды. Яшь футболчыларны ярышларның соңгы этабы белән уеннарның финал ачылышы тантанасына килгән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә “Трудовые резервы” стадионына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, шәһәрне район администрацияләре башлыклары, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, шулай ук Казанның “Рубин” футбол клубы вкәилләре – директоры Айрат Гәрәев, команданың экс-капитаны Валерий Мартынов һәм команданың төп составының уенчылары Цесар Навас һәм Благой Георгиев катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия күләмендә уздырыла торган “Күн туп” турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр арасында уздырыла торган ярышлар. Ярышлар өч яшь төркеме буенча уздырыла - 2004-2005 елда туучылар, 2002-2003 елда туучылар, 2000-2001 елда туучылар – һәм Россиядәге массакүләм футбол турниры булып тора.
“Күн туп-2015” район этаплары уеннары Казанда 7-нче май көнне старт алган иде.
Илсур Метшин килгән кунакларны, турнирда катнашучыларны һәм күпләгән җанатарларны турнирның башлануы белән котлады. “Сезгә уңышлар телисе килә. Футбол – искиткеч уен, биредә җиңелүчеләр була алмый. Яхшы турнир телим, футбол дуслыгы күп елларга сузылсын. Команда бердәмлеге һәм җиңү өчен көрәш сезнең белән һәрвакытта да булсын”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр җитәкчесе яшь спортчыларга.
Калган рәсми затлар да яшьләрне турнир башлану белән котладылар.
Турнирны ачканнан соң Вахитов районының 6-нчы номерлы кадет мәктәбе һәм Совет районының 175-нче номерлы мәктәбе командалары арасындагы беренче матчка старт бирелде. Матчта җиңү 6-нчы номерлы мәктәпкә эләкте, ул көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңде.