26-нчы апрель көнне республикада яшәүчеләр һәм Казан халкы 24-нче тапкыр Туган тел көнен бәйрәм иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 апрель). Татарстан Республикасының төп казанышы – аның күпмилләтле дәүләт булуында. Биредә һәркемнең туган телне өйрәнү һәм туган телдә аралашу мөмкинлеге бар. Ә бу кешелек яшәешендә иң әһәмиятле адым булып тора. Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Шәһәр башлыгы искә төшереп үткәнчә, 26-нчы апрель көнне республикада яшәүчеләр 24-нче тапкыр Туган тел көнен бәйрәм иттеләр. Әлеге бәйрәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәм чарасы турындагы мәгълүматлар белән киңәшмәдә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева таныштырды.
Аның сүзләренчә, 24-нче апрельдә Россия күләмендә үткәрелә торган “Китапханә төне” чарасы кысаларында муниципаль китапханәләрдә Тукай иҗатына багышланган махсус кичәләр узган. Китапханәләр бу көнне сәгать 23.00 кадәр эшләгән. Айгөл Горнышева билгеләп үткәнчә, Казан китапханәләре даими рәвештә Татар китап нәшриятендә бастырылган китаплар белән тулыланып тора. “Бу ел башланганнан бирле китапханәләр 8 меңнән артык китап белән тәэмин ителде. Шуларның 5 меңе - татар телендә нәшер ителгән китаплар”, – диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Ул 25-нче апрельдә Төрки телдә язучы яшьләр арасында Халыкара фестиваль үткәнлеген дә искә төшереп узды. Моннан тыш, Туган тел көнен бәйрәм итү уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт тамашасы үткән. Биредә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе тапшырылган.
26-нчы апрельдә Тукай мәйданында һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынган. Шунда ук Татарстан җитәкчелеге һәм иҗади җәмәгатьчелек катнашында шигърият кичәсе үткән.
Айгөл Горнышева узган атнада Туган тел көненә багышланган чаралар белән беррәттән, “Игелекле эшләр эстафетасы” атналыгы үткәнен дә искә төшереп узды. Әлеге чара кысаларында 25-нче апрельдә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган “Балалар-ветераннарга” бәйрәм чарасы да күпләрне таң калдырган.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсы да үз туган телендә аралашып, балаларга туган телдә тәрбия бирә ала. Бу, әлбәттә, бик мөһим һәм әһәмиятле адым. “Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең төп казанышы – аның күпмилләтле дәүләт булуында. Бу дөньяда Туган телгә һәрвакыт игътибарлы караш сакланырга тиеш. Халык үз туган телендә аралашсын өчен көчтән килгәннең барын да эшләргә кирәк. Бу бик мөһим!”, – диде Казан Мэры. Шәһәр башлыгы киләсе елга Туган тел көне 25-нче тапкыр үткәрелгәнлектән, әлеге чарага җентекләп әзерләнү бурычын йөкләде.