Шәһәр Мэры Су спорт төрләре буенча чемпионатның клиент төркемнәре хәрәкәте маршрутына кергән объектларны карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Казан 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын лаеклы дәрәҗәдә каршы алырга тиеш. Казан оешмалары шәһәр хакимияте белән берлектә, кунакларны каршы алырга гына түгел, чараны уздыруга зур җаваплылык белән якын килергә - бина фасадларын һәм үз территорияләрен тәртипкә китерергә тиешләр. FINA клиент төркемнәре хәрәкәте маршруты буенча урнашкан объектларны караган вакытта Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе шәһәрнең ярышлар үтәчәк зур спорт объектларын карады, шулай ук чемпионатның клиент төркемнәре узачак маршрут буенча узды, юлларны, бина фасадларын, җәяүлеләр кичү юлын һәм территорияләрнең төзеклелеген тикшерде.
Беренче булып Мэр Чистай урамы, 79 адресы буенча урнашкан йортта булды. Биредә беренче катта күпләгән кибетләр, кафе, матурлык салоннары урнашкан. Казан Мэры эшмәкәрләрне – сәүдә мәйданчыклары хуҗаларын “Татнефть-Арена” стадионы һәм Су спорт төрләре сарае янындагы территориядәге объектларны төзекләндерү эшендә катнашырга чакырды. “Казанга 200 ил вәкиле, 20 меңнән артык кунак киләчәк. Чемпионатның телеаудиториясе 3,5 млрд. кеше булачак. Кунакларга безнең Россиянең киң күңеллелеген һәм кунакчыллыгын, кунак итә белүен күрсәтер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Кайдадыр чәчәк утыртырга, кайдадыр койманы буярга, кайдадыр эскәмия һәм чүп савыты урнаштырырга мөмкин. Шәһәрне – кешеләрне җәлеп итәрлек итеп ясарга кирәк, шул вакытта туристлар саны да артачак. Һәр бина киң күңеллелекне һәм кунакчыллыкны чагылдырырга тиеш. Әйдәгез бергәләшеп әлеге максат өстендә эшлик”, - диде Илсур Метшин.
Эшмәкәрләр шәһәр җитәкчесенең тәкъдимнәрен хуплап алдылар, төзекләндерелгән керү төркемнәре потенциаль клиентлар өчен дә җәлеп итә торган булачаклыгын билгеләп үттеләр.
Чемпионатның клиент төркемнәре хәрәкәте маршруты буенча шулай ук төзелеш мәйданчыклары да очраша – шул исәптән Су спорт төрләре сарае каршында С.Хәким урамы буенча “Сувар” һәм “ЮИТ” компанияләре торак комплекслар төзиләр. Илсур Метшин төзүчеләрне, объектлардагы төзелешне туктатмыйча гына, идеаль тәртип булдырырга чакырды. Яңа Савин администрациясе җитәкчелегенә төзүчеләр белән бергә эшне билгеләнгән вакытта оештырырга кушты.
Шәһәр башлыгы “Казан” гаилә үзәге территориясен карады, биредә ул “Кырлай” аттракцион паркы һәм “Ак Барс” банкы җитәкчелеге, шулай ук төп магистральләрдә, “Татнефть-Арена” янындагы территориядә урнашкан бина милекчеләре белән очрашты.
Шулай ук шәһәр җитәкчесе инспекция белән Универсиада проспекты буенча Эсперанто урамындагы транспорт чишеле аша Танк боҗрасыннан узды. Вишневский урамында Илсур Метшин фасадлары беренче линиягә чыга торган оешма – банк бүлекләре, кафе һәм кибет җитәкчеләре белән очрашты.
Вишневский урамы буенча урнашкан “ИК Банк” бинасына кергән вакытта, шәһәр Мэры территория периметры буенча чәчәк түтәлләре булуын билгеләп үтте. Банка бүлекчәсе вәкиле билгеләп үткәнчә, җәйгә таба тагы чәчәкләр утырту планлаштырыла. Шәһәр җитәкчесе чәчәкләр белән территорияне бизәү мәсьәләсе дөнья чемпионатына кадәр чишелер дигән өметен белдерде.
Инспекция ахырында Мэр Вишневский урамы буенча урнашкан җәяүлеләр кичү юлын һәм Шмидт урамы белән киселешкә кадәрге урам буенча урнашкан биналарның фасадларын карады.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә дөнья чемпионаты кунаклары үтә торган маршрутларны, шулай ук кафе, ресторан, кунакханә кебек кунакчыллык зоналарын җәяүләп тикшереп чыгарга кушкан иде. “Бу – киләчәктә туристларны җәлеп итәр өчен уникаль мөмкинлек, шуңа да дөнья чемпионатына һәм кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алырга ныклап әзерләнергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Мэр.