Казан Мэры Киров районының санатор төркемнәре булган 350 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казанның Киров районында урнашкан 350-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, 60 урынга исәпләнгән өстәмә 3 төркем ачылачак. Шулай итеп, чиратта торган балалар санын киметү өчен төркемнәр арттыру мәсьәләсен хәл итү белән бергә, әлеге учреждениедә манту ясалганнан соң анализлары тискәре булган барлык шәһәр балаларын дәвалау өчен тиешле шартлар булдырылачак. Бу турыдагы мәгълүматны бүген гомуми мәйданы 1688 кв. м. булган ике катлы бинаны караганнан соң Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Батыршин урамы, 24 адресы буенча урнашкан балалар бакчасында булдырылган шартлар белән Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев, “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт учреждениесе директоры, “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды” коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Марат Айзатуллин, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин да танышты. Шәһәр башлыгын балалар бакчасы мөдире Ольга Кузьмина һәм “Леста” төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең субподрядчысы Ринат Хәйруллин озата йөрде.
Балалар бакчасы мөдире сөйләгәнчә, хәзерге вакытта учреждениедә - 8 төркем. Аларда 135 бала шөгыльләнә. Әлеге төркемнәрнең 3-се – санатор, яки дәвалау төркемнәре дип йөртелә. Әлеге бакчаның үзенчәлеге шунда ки, туберкулез авыруы күрсәткечләре яки манту ясалганнан соң анализлары тискәре булган барлык шәһәр балалары табиб-фтизиатр юлламасы буенча әлеге бакчага санатор төркемнәргә урнаштырыла. Биредә алар өчен аэроионизация, аромотерапия, витаминотерапия, чыныктыру, физиопроцедуралар һәм әлеге юнәлештә эшләүче табиблар тикшерүен үз эченә алган бик зур сәламәтләндерү программасы эшләнелгән: Әлеге сәламәтләндерү-профилактика чаралары нәтиҗәсендә ярты ел, бер ел эчендә балаларның сәламәтлекләре ныгып, алар кайтып китәләр. Мондый төр бакчалар шәһәрдә бары тик 5 кенә, әлеге микрорайонда исә әлеге бакча бердәнбер.
Моннан тыш, микрорайонда бакчаларда тулысынча урыннар белән тәэмин ителеп бетмәгән балалар, ягъни чират мәсьәләсе бар. Микрорайонда яшәүче яше 3-тән арткан балаларга юлламалар 100% бирелсә, 1,5-3 яшьлек балаларның 100-ләп тирәсе бакчага юллама көтә.
Әлеге бакчада 20 баланы кабул итү мөмкинлеге булган өстәмә өч төркем ачу - мәсьәләне чишүдә бер адым булып тора. “Өстәмә төркемнәр ачыласы бина әлегә авария хәлендә. Икенче катта урнашкан ике төркемдә түбәдән су ага. Ул бүлмәләр ябылды”, - диде Ольга Кузьмина. Аның сүзләренчә, балалар бакчасының мондый хәлдә булуы 1974 елда төзелгән бинага әлегә кадәр бер тапкыр да капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән булуы белән бәйле.
Бүгенге көндә эшли торган балалар бакчасының бер өлешендә төзекләндерү эшләре үткәрү каралган. Проект нигезендә, биредә тәрәзәләр, эчке ишекләрне алыштыру, керү юлын төзекләндерү, гомумитөзекләндерү эшләре каралган. Ләкин түбә төзекләндерү - балалар бакчасын төзекләндерү өчен бүлеп бирелгән финанс чыгымнарына керми.
Казан Мэры сәламәтлекләре тиешле дәрәҗәдә булмаган балалар өчен ничек уңай шартлар булдырырга кирәклеге турындагы фикерен җиткерде. “Капиталь төзекләндерү эшләре кайда гына башкарылса да, ТР Президенты аны барлык нормативларны үтәп, сыйфатлы итеп башкару бурычын йөкли. Түшәмдә бер генә тап та булырга тиеш түгел”, - диде Илсур Метшин, түшәмнән су аккан урыннарны караганнан соң.
“Балалар бакчаларында чират мәсьәләсен хәл итү өчен төркемнәрне арттырабыз икән бу бер хәл, ә биредә башка аспект, әлеге бакчага манту ясалганнан соң анализлары тискәре булган балалар тупланган. Аларга тиешле шартлар кирәк”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм балалар бакчасында тулы төзекләндерү эшләре алып барылсын өчен өстәмә материаль чаралар бүлеп бирү мөмкинлеген карау бурычын йөкләде.
Очрашу ахырында шәһәр башлыгы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән аралашты һәм биредәге хезмәткәрләргә балаларга булган җылы мөгаләмәләре, эшкә булган җаваплы карашлары өчен рәхмәтен белдерде.