Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә хәрби техника парады, “Җырлый торган Казан” һәм “Үлемсез полк” акцияләре, “Сугышның 1418 көне” дип аталган символик җиңел атлетика узышы узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 9-нчы майда Казанда реконструкцияләнгән Җиңү паркын ачу тантанасы була. Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә хәрби техника парады, “Җырлый торган Казан” һәм “Үлемсез полк” акцияләре, “Сугышның 1418 көне” дип аталган символик җиңел атлетика узышы узачак. Бәйрәм кысаларында шәһәрдә нинди чаралар булачаклыгы турында Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе барышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сөйләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районының зур сәүдә үзәкләрендә 20-нче апрельдән башлап “Җиңү кыңгыравы” дигән радиогазета чыга башлаган, ул 10-нчы майга кадәр дәвам итәчәк. 5-9 май көннәрендә районнардагы үзәк мәйданчыкларда, предприятие яннарында, сәүдә комплексларында, метро станцияләрендә сугыш чоры бию-җырларыннан торган концерт тамашасы куелачак. 7-нче майда “Совет канатлары” паркында “Без синең оныкларың, Җиңү!” дип аталган район чарасы узачак.
5-нче май көнне Вахитов һәм Идел буе районнарында филармония концерт залында район башлыгының ветераннар белән очрашуы үтәчәк. Дубравная урамы буенча ветераннар йортында концерт программасы узачак.
Киров һәм Мәскәү районнарында шулай ук зур программа булуы көтелә. 5-нче майда Химиклар мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы җыелыш булачак, 6-нчы һәм 7-нче майда Петров һәм Урицкий паркларында митинглар һәм бәйрәм тамашалары узачак. 7-нче майда “Тасма” стадионында “Җиңү һәр кешенең йөрәгендә” мәдәни-спорт чарасы узачак. 9-нчы майда Юдино бистәсендә Дан аллеясында Бөек Ватан сугышында һәлак булган корбаннар һәйкәле янында тантаналы чаралар узачак.
Совет районында 5, 7 һәм 8 май көннәрендә барлык микрорайоннарда да “Безнең ишегалды ветераннары” бәйрәмнәре узачак. 6-нчы май көнне “Мирас” стадионында район бәйрәме оештырыла. 7-нче майда ветераннарны Дәрвишләр бистәсендәге скверга бәйрәм чарасына чакыралар, 8-нче майда – “Гулливер” скверына.
9-нчы май көнне 9.00 сәгатьтә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм сугыш чорындагы хатыннар һәм толлар һәйкәленә чәчәк куюдан башлаячаклар, биредә үк электрон Хәтер китабы павильоны ачылышы көтелә, “Үлемсез полк” акциясе узачак, дип җиткерде Наталья Гречанникова.
10.00 сәгатьтә Ирек мәйданында тантаналы зур чара ачылачак. 12.00 сәгатьтә Җиңү паркында бәйрәм чаралары башлана, биредә тематик мәйданчыклар ачылачак, фестиваль һәм әдәби-музыкаль программа әзерләнә.
9-нчы майда 18.00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында “Җырлый торган Казан” акциясе узачак. Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
“Безнең өчен Җиңү көненнән дә зуррак бәйрәм юктыр. Без әлеге зур датага – Җиңүнең 70 еллыгына бик зур җаваплылык һәм хөрмәт белән әзерләнәбез”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. “Иң мөһиме – ветераннарга, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә игътибар, ихтирам һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе һәм әлеге эшне беренче планга куярга кушты.