2014-2016 елларга Муниципаль милекне хосусыйлаштыруның прогноз планын 2014 елда башкару турындагы хисапны бүген XLII сессия барышында Казан шәһәре Думасы депутатлары тыңладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 2014 елда Казанда 698,5 млн. сумга муниципаль милек сатылган. 2014-2016 елларга Муниципаль милекне хосусыйлаштыруның прогноз планын 2014 елда башкару турындагы хисапны бүген XLII сессия барышында Казан шәһәре Думасы депутатлары тыңладылар.
Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, программа муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итүгә, бюджетны хосусыйлаштырудан килгән керемнәр, салым керемнәре белән тулыландыруга юнәлтелгән. “2014 елда муниципаль милекне хосусыйлаштыру кысаларында аукцион торглардан 698,5 млн. сум күләмендәге күчемсез милек сатылган. Нәтиҗәдә шәһәр бюджетына хосусыйлаштырудан 857,9 млн. сум керем кергән, акцияләр буенча дивидентлар күләме – 2,144 млн. сум”,- дип җиткерде Ренат Галәветдинов.
Муниципаль милекне хосусыйлаштыру программасын башкару турындагы хисапны тыңлаганнан соң, Казан шәһәре Думасы депутатлары программага куелган бурычларның башкарылуын билгеләп үттеләр. Шулай да, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа милекчеләрне җәлеп итәр өчен яхшы шартлар булдырырга кирәк.
Шулай ук Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе барышында шәһәр муниципаль милеген хосусыйлаштыру прогноз планына үзгәрешләр керттеләр. 2014-2016 елларда хосусыйлаштырылырга тиеш булган муниципаль милек объектлары исемлегенә гомуми мәйданы 4076,4 кв.метр булган 24 күчемсез милек объекты керде.