Алдынгы тармаклар шәһәр бюджеты хисабына тулы күләмдә финансланып, шәһәрдә социаль юнәлешләр сакланып калган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 2014 елда Казан территориясеннән 100 млрд. күләмендә салым җыеп алынган. Соңгы биш ел эчендә шәһәр казнасына аның барлык юнәлешләреннән дә керем тотрыклы рәвештә килеп тора. 2005 елдан җыелган салым күләме өч тапкырга арткан. Бу турыда бүген Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин җиткерде.
Радик Шәфигуллин сүзләренчә, керем килү динамикасының, тулаем алганда, тотрыклы булуын билгеләп үтәргә кирәк. “2014 елда шәһәр территориясеннән 100 млрд. күләмендә салым җыеп алынган. Җыеп алынган салымның күп өлеше өч чыганакка – өстәлгән бәягә салым (НДС), керем салымы һәм физик зат кеременә салымга туры килә. Ягъни бу 72 млрд. дигән сүз. Акцизлар һәм оешма милкенә салынган салым шулай ук әһәмиятле керем чыганагы булып тора. Соңгы биш ел эчендә шәһәр казнасына аның барлык юнәлешләреннән дә керем тотрыклы рәвештә килеп тора. 2005 елдан җыелган салым күләме өч тапкырга арткан”, - дип мәгълүматлар җиткерде Финанс идарәсе җитәкчесе.
Тулаем алганда, 2014 елда Казанның бюджет үтәлеше керемнәр буенча 21 млрд. 659,3 млн. сумны тәшкил итә. Бюджетның керем өлешендә салым керемнәре – бигрәк тә физик зат кеременә салым, җир салымы һәм уртак табышка салымнан җыелган керемнәр иң алдынгы урыннарда. Шәһәр казнасын баетуда “Казаноргсинтез”, Казан вертолет заводы һәм КМПОның өлеше аеруча зур.
Бюджетның чыгым өлеше турында сүз алып барганда, ул 22 млрд. 51 млн. сум күләмендә бәяләнә, әлеге күрсәткечнең 16 млрд. 352 млн. сумы даими рәвештә башкарыла торган чыгымнарга – хезмәт хакы бирү, коммуналь түләүләрне башкару, муниципаль учреждениеләргә субсидияләр түләү, салымнар түләүгә туры килә.
Радик Шәфигуллин сүзләренчә, алдынгы тармаклар шәһәр бюджеты хисабына тулы күләмдә финансланып, шәһәрдә социаль юнәлешләр сакланып калган. Бюджет чыгымының гомуми күләменнән 60%-ы - социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән. Бюджетның “Мәгариф” өлешенә тотыласы чыгым 11,8 млрд. сум дип билгеләнә. “Физик тәрбия һәм спорт” мәкаләсенә 276 млн. сум, социаль сәясәткә - 396 млн. сум, мәдәният учреждениеләрен карап тоту һәм мәдәни чаралар үткәрүгә - 508 млн. сум, сәламәтлек саклау өлкәсендәге чараларга - 20 млн. сум күләмендә акча каралган.
Торак-коммуналь тармагы һәм милли икътисад шулай ук чыгымнар тәләп итә, әлеге тармакларны үстерүгә 3,5 млрд. һәм 2,5 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе утырышы барышында Финанс идарәсе җитәкчесе 2015 елда шәһәр бюджетына кертеләчәк үзгәрешләр турында да сөйләде. “Бюджетка үзгәрешләр кертелү зур тизлектә хәрәкәт итә торган өчсекцияле трамвайларны сатып алу һәм Украина гражданнарын урнаштыру һәм аларны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан Республика бюджетыннан өстәмә финанс ярдәм бүлеп бирелү белән аңлатыла. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын алып китү һәм үтилләштерүне гамәлгә ашыруда субсидияләр исемлеге өстәлү, кече эшмәкәрлек субъектларына бирелә торган субсидия күләменең артуы - үзгәрешләр китереп чыгара”, - диде Радик Шәфигуллин.
Депутатлар шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын расладылар. Шулай итеп, үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2015 елда керемнәр һәм чыгымнар буенча Казан бюджеты 18 млрд. 362 млн. 310 мең сумны тәшкил итәчәк.