Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин Казанның Мактау...
“Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхес буларак мактауга лаек.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин Казанның Мактау китабына кертелде. Әлеге карар Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе утырышында бертавыштан кабул ителде.
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, “Казаночка” баскетбол клубының президенты Лотфулла Шәфигуллин Казанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхес. Универсиаданы үткәрүгә әзерлек чорында Казанның спорт объектларында зур масштабларда коммуникация инфраструктурасы булдырылды. 2009 елдан бирле Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә “Куркынычсыз шәһәр” проектын гамәлгә ашыру кысаларында компания шәһәрдә зур киңлекләрдә видеокүзәтү системасын җәелдерелде. Моннан тыш, Лотфулла Шәфигуллин шәһәрне төзекләндерү проектларында – “Яшел рекорд” һәм “Чәчәк ата торган Казан” программаларында, шулай ук хәйрия чараларында бик актив катнаша. Хәзерге вакытта компания Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә.
Илсур Метшин сүзләренчә, муниципалитет Совет районы администрациясе башлыгының Лотфулла Шәфигуллинны Казанның Мактау китабына кертү турындагы фикерен хуплап, теләктәшлек белдергән. “Көчле үсештә булган төбәктә, ягъни Татарстанда мәгълүмати технологияләр, коммуникация һәм элемтә мөһим роль уйный. Мондый компания белән Лотфулла Нурислам улының җитәкчелек итүе горурлык хисләре уята. Аның өчен вак мәсьәлә юк. Ул үзенең сайлау округындагы һәрбер кеше, һәрбер бала өчен борчылып яши. Башка оешма җитәкчеләре өчен Лотфулла Нурислам улы үрнәк шәхес”, - диде Мэр.
Шушы көннәрдә Лутфулла Шәфигуллинга таныклык һәм күкрәккә тага торган билге тапшырылачак.