Шәһәр башлыгы Казанның социаль-икътисади үсеш программасының нәтиҗәләрен бәяли торган объектив күрсәткечләрне эшләү бурычын йөкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрельа). Казанның социаль-икътисади үсеш программасы – барлык үзгәрешләргә нигез булып тора торган төп документ. Шунлыктан үтәлгән соңгы эшләр буенча аны гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен бәяли торган объектив индикаторларны, ягъни күрсәткечләрне эшләү мөһим. Мондый фикерне Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, Казанның социаль-икътисади үсеш программасы 5 елга каралган һәм узган елдан башлап әлеге программаның инде соңгы этабы гамәлгә ашырыла. Әлеге юнәлештә эшләүче комитет рәисе 2014 елда программаның гамәлгә ашырылуы турында нәтиҗәләр ясап, аерым юнәлешләр буенча башкарылып бетмәгән эшләрне үтәү өчен бераз вакыт калганлыгын да билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, 2014 елда шәһәр сәясәте шәһәр халкының яшәү шартларын яхшырту, сыйфатлы итүгә юнәлдерелгән. И.Шакиров Программа күрсәткечләренең күп өлеше үтәлгән булуы турындагы фикерне җиткерде. Казанда демографик хәл уңай якка үзгәргән: башкалада халык саны 1,3% арткан, уртача гомер озынлыгы 73,6 яшьне тәшкил итә.
И.Шакиров белем бирү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чараларга аерым тукталды. 30 балалар бакчасы төзелеп, өстәмә төркемнәр ачылыпп, гамәлдәге объектларны төзекләндереп - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә 4620 урын булдырылган. “64 меңгә якын бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында шөгыльләнә, 3 яше тулган балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгән”, - дип ассызыклады комитет рәисе. Ләкин, чыгыш ясаучы әйтеп үткәнчә, башкарылган эшкә карамастан, халыкның мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгать булу күрсәткече үтәлмәгән булып санала.
Шәһәрдә массакүләм спортны уңышлы үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Спорт өчен каралган мәйданчыклар һәм аларда шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Моннан тыш, И.Шакиров әйтеп үткәнчә, шәһәрдә эшсезләр саны кимегән, бер кеше исәбенә керем саны арткан, җинаятьчелек күрсәткечләре кимегән.
Шәһәрдә горурланып күрсәтерлек эшләр дә байтак: 2014 елда 801 мең кв.м торак кулланылышка тапшырылган, урам-юл челтәрләрен, ишегалларын төзекләндерү һәм яшел үсентеләрне утырту эше дәвам итә.
И.Шакиров чыгышының икътисади күрсәткечләрнең үтәлешенә багышланган өлеше депутатлар арасында тагын да зур кызыксыну тудырды. И.Шакиров сүзләренчә, 2014 елда Казанда җитештерелгән гомуми продукция бәясе 560 млрд. сумны тәшкил итә, ягъни әлеге күрсәткеч 1,3%-ка арткан. 2014 елда Казанда җитештерелгән гомуми продукциянең 34% кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр исә 34,3%-ны тәшкил итә.
Моннан тыш, шәһәрдә халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан башкаласының абруен ныгыту, шәһәр кунакларына башкалада уңайлы шартлар булдыру буенча максатчан эшчәнлек алып барыла.
2014 ел нәтиҗәләре буенча программаның нәтиҗәлелеген бәяли торган күрсәткечләрнең үтәлү дәрәҗәсе 73,2%-ны тәшкил итә. Булган барлык 71 күрсәткечнең 19-ы тулы күләмдә үтәлмәгән.
И.Шакиров чыгышын тәмамлап, 2015 елда шәһәрнең Башкарма комитеты һәм башка ведомстволар алдында бик җитди бурычлар торганлыгын ассызыклады.
“Без бүген программаның гамәлгә ашырылуында шәһәр Башкарма комитетының барлык бүлекчәләре җәлеп ителгән, шәһәребез үсешен билгели торган төп документның үтәлеше турындагы хисапны тыңладык”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин программаның әһәмиятен билгеләп һәм кайбер юнәлешләрне гамәлгә ашыруда ТР Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгәнлеген әйтеп үтте.
“Без шактый зур уңышларга ирештек. Аларны шәһәр һәм башкалабыз кунаклары да күрә. Ләкин 2014 елга нәтиҗә ясаганда, тиешенчә үтәлмәгән, кирәкле күрсәткечләргә ирешмәгән юнәлешләр дә бар”, - диде шәһәр башлыгы.
Объектив булмаган күрсәткечләр шәһәр башлыгын тәнкыйтькә этәрде. “Күрсәткечләрне исәпләү методикасын үзгәртү турында берничә тапкыр сүз булды. Барыннан да бигрәк – төрле өлкәләргә кагылышлы канәгатьлек күрсәткече. Дөреслеккә шик уята торган бер күрсәткеч турында гади генә мисал: 2014 елда Федераль һәм республика программасының юл картасы буенча Казанда 30 балалар бакчасы төзелгән. Безнең әле беркайчан да моның кадәр күп санда бакчалар төзегәнебез юк иде. Ә мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгать булу күрсәткече кимегән. Бу ничек болай була ала? Социологик сораштырулар буенча казанлылар әлеге программадан канәгать, ә күрсәткечләр киресен сөйли”, - дип каршылыклы фикергә игътибарын юнәтте Илсур Метшин һәм әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнү бурычын йөкләде.