Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе башланды
Сессиядә депутатлар 12 сорау буенча фикер алышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Шәһәр Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе башланды. 45 шәһәр депутатыннан сессиядә 41депутат катнаша, димәк, бу карарлар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Сессиядә депутатлар түбәндәге 12 сорау буенча фикер алышачак:
1. 2011-2015 елга каралган Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль-икътисади үсеш программасының 2014 елда үтәлеше турындагы хисап;
2. 2014 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты үтәлеше турында хисап;
3. 2014-2016 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча Прогноз планының (программа) үтәлеше турында хисап;
4. Казан шәһәре Думасының «2014-2016 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча Прогноз планы (программа) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
5. Казан шәһәре Думасының «2015 елга һәм 2016-2017елларның планлы чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
6. Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының депутатларын сайлау буенча бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында;
7. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
8. Казан шәһәре Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
9. Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
10. Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
11. Казан шәһәре Думасының аерым карарлары гамәлдән чыккан дип тану турында;
12. Төрлеләр.