Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XLII сессия утырышында шәһәр бүләкләрен тапшырды
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә шактый зур өлеш кертүче шәхесләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XLII сессия утырышы кысаларында үтте.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә шактый зур өлеш кертүче шәхесләр. Күпьеллык намуслы хезмәте, Казан шәһәренең сәламәтлек саклау өлкәсенә шактый зур өлеш кертүе өчен Академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең 4-нче хатын-кызлар бүлекчәсе табиб-психиатры Кәүсәрия Гобәйдуллина “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляковка шулай ук “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен “Ритуал” муниципаль унитар предприятиесенең генераль директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Мостафин “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, төзекләндерү тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен “Посад” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Риваль Сафинга “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды. Шулай ук төзекләндерү тармагына өлеш кертүе өчен “Светлый дом-СТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директор урынбасары Григорий Шалымовка Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте җиткерелде.