Казан Мэры иң яхшы муниципаль хезмәткәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). “Казан шәһәре муниципаль идарәсе өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр” конкурсының нәтиҗәләрен бүген, Җирле үзидарә көнендә, шәһәр Ратушасында чыгардылар. Җиңүчеләргә диплом һәм статуэткаларны Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Җирле үзидарә көне – яшь бәйрәм, ул Россиядә 21-нче апрельдә 2012 елдан алып билгеләп үтелә. Казан – муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр конкурсын уздыручы илдәге бердәнбер шәһәр булып тора.
Татарстан башкаласында конкурс өченче мәртәбә уздырыла, бу елда биредә 130 кеше катнашты – Башкарма комитетның төрле бүлекчәләре, район администрацияләре, Казан шәһәре Думасы хезмәткәрләре – аларның барысы да 16 номинация буенча җиңү өчен көрәштеләр.
Илсур Метшин җиңүчеләрне бүләкләде һәм конкурста җиңелүчеләр юк, дип билгеләп үтте. “Казан Мэриясе, Башкарма комитет, район администрацияләре командаларын котлыйм. Биредә эшләү – зур хезмәт, моның өчен кешеләрне ярата белергә кирәк. Мин сезнең һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә, профессиональлегегез, кешеләргә һәм эшегезгә карата намус һәм ярату белән якын килүегез өчен. Безнең эш билгеле бер кыенлыклар белән бәйле, һәм мин сезнең аларны чишә алуыгыз өчен шатмын”, - дип билгеләп үтте Мэр.
“Командабызның актив, иҗади тормыш алып баруы мөһим. Безнең алда бик күп бурычлар тора, иң зурысы – Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты. Безнең бурыч – шәһәрне һәм инфраструктураны гына әзерләп калмыйча, аны җылылык, уңайлылык һәм кунакчыллык белән колачлап алу. Эшегез өчен рәхмәт сезгә, бергә булганда, без күп уңышларга ирешә алачакбыз”, - диде Мэр.