Шәһәр җитәкчесе “Голос. Дети” проектында катнашкан Казан кызларын Беренче каналдагы уңышлы чыгышлары белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Бүген Казан ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин яшь йолдызларны – Сәидә Мөхәммәтҗанованы һәм Рената Таҗетдинованы Беренче каналдагы популяр “Голос. Дети” проектында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Шәһәр башлыгы кызлар өчен җан атып утырганлыгын сөйләде һәм киләчәктә дә иҗади бәйгеләрдә җиңү яулауларын теләде.
“Голос. Дети” проекты барышында чыгыш ясап, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Рената Таҗетдинова Россия халкының мәхәббәтен яуладылар һәм үз шәһәрләрендә чын йолдызга әйләнделәр. Проекттагы уңышлы чыгышлары белән кызларны Казан Мэры да котлады, ул аларның иҗади осталыкларын һәм талантларын билгеләп үтте.
“Сезнең өчен бөтен Казан, бөтен Татарстан гына түгел, республикабызының күпсанлы дуслары да җан атты. Сезне Власдивосток, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочидан алып Истанбул һәм Европага кадәр карадылар. Миңа танышларым шалтыратты, яздылар, сезнең сәләтегезгә соклануларын җиткерделәр”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе, алар өчен борчылуын, смс хатлар җибәрүен дә билгеләп үтте.
Очрашу азагында ул әти-әниләрне кызларының сәләтләренә зур игътибар юнәлтергә һәм төрле педагоглар белән шөгыльләнергә чакырды.