Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм «Мастерс» категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, ул үткән атнада 2015 елда Казанда уздырылачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыккан. Шушы чара йомгаклары буенча объектларны тиешле дәрәҗәсенә җиткерү һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Төп нотык белән "Спорт программалары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты 24 июльдән алып 9 августка кадәр барачак.
Чемпионат кысаларында 8 спорт объекты җәлеп ителәчәк, шул исәптән 4 ярышлар уздырыла торган объект, шулар арасында: Су спорт төрләре сарае, Су полосы өчен арена, «Казан – Арена», шулай ук 4 тренировкалар уздыру объекты ( «Акчарлак», «Буревестник», «Олимп», «Оргсинтез» ябык йөзү бассейннары).
Моннан тыш, чемпионат кысаларында бүтән төрле объектлар –Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге (МИЦ), «Татнефть – Арена» җәлеп ителәчәк.
Рөстәм Миңнеханов объектларда янгынга каршы сигнализация эшен комплекслы тикшерергә, территорияләрне төзекләндерү буенча җитешсезлекләрне бетерергә, видеокүзәтү системалары эшен тәэмин итәргә кушты. Ул ассызыклаганча, иминлеккә кагылышлы барлык мәсьәләләрне хәл итү аеруча мөһим.
Фоторепортаж
Видеорепортаж