Казан Мэры инде берничә ай рәттән медиарейтингта беренчелекне саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2015 елның март ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2322,62 пунктны тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы Мэры инде берничә ай рәттән медиарейтингта беренчелекне саклап килә.
Илсур Метшинның медиаиндексына массакүләм мәгълүмат чараларында ТР башкаласы җитәкчесе катнашлыгында узган вакыйгалар турында чыккан мәгълүматлар йогынты ясаган. Аерым алганда, Казан Мэры Казан шәһәре Думасында 2014 елгы эшчәнлеге өчен хисап тотты. Моннан кала, Илсур Метшин Казан хакимиятенең кече һәм урта эшмәкәрлекне ташламалы рәвештә кредитлау программасын (процент ставкасының компенсациясен 10%-ка кадәр арттырып) эшләтеп җибәрүләре турында хәбәр итте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның “Адмирал” сәүдә үзәге белән бәйле булган фаҗигагә карата булган фикерләрен дә хәбәр иттеләр.
Март ае рейтингының икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (1367,43 пункт), өченчедә - Самара шәһәре башлыгы Александр Фетисов (726,43), дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 24200 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.