Шәһәр башлыгы “Чәчәк ата торган Казан” проектында катнашучылар, ягъни идарә компанияләре һәм актив шәһәр халкы өчен аерым номинация булдырырга кирәк дип саный.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). “Чәчәк ата торган Казан” проектында катнашучылар арасында җиңелүчеләр булырга мөмкин түгел. Чәчәкләрне күпләп утырту нәтиҗәсендә идарә компанияләре һәм предприятиеләр шәһәр халкы һәм башкала кунакларының күңелләрен яулап отачаклар гына. Әлеге фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Бүгенге традицион аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы белән бәйле чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. “Чәчәк ата торган Казан” проекты әлеге программаның иң әһәмиятле бер өлеше, дип ачыклык кертте Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Ул китергән мәгълүматлар буенча, узган ел әлеге проектта 1,5 меңнән артык катнашучы исәпләнгән. Шәһәрне чәчәкләр белән бизәүнең гомуми мәйданы ике тапкырга арткан. Шәһәрдә 8 меңнән артык чәчәк утыртылган чүлмәк эленгән, бизәлгән гомуми мәйдан – 65 мең кв. м га кадәр җиткән.
“Фасадларны чәчәк белән бизәү һәм биналар урнашкан территорияләрдә чәчәкләрне күпләп утырту шәһәрне матурайту белән беррәттән, бина хуҗаларының имиджына һәм аларның үз клиентларын коммерция ягыннан җәлеп итүдә уңай йогынты ясаячак. Су төрләре буенча үтәчәк чемпионат белән бәйле рәвештә, шәһәребездә быел туристларның саны артачагын исәпкә алсак, әлеге мәсьәлә тагын да мөһимрәккә әйләнә”, - диде И.Куляжев.
“Чәчәк ата торган Казан” – шәһәрне төзекләндерүдә иң әһәмиятле элемент, - дип, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарының фикерен хуплады Илсур Метшин. - Чәчәкләрнең күпләп утыртылуы – ул купшылык, җылылык, матурлык өлгесе. Казан бөтенләй башка рухта яши торган башка шәһәргә әйләнәчәк”.
Игорь Куляжев 1-нче майдан ТР башкаласында flowers.kzn.ru сайты эшли башлаячагы турындагы хәбәрне җиткерде. Сайтка “Чәчәк ата торган Казан” проектында катнашу өчен гаризалар җибәрергә кирәк. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча актив катнашучылар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көз айларына билгеләнгән. Шәһәр башлыгы хезмәттәшләренә “Чәчәк ата торган Казан” проектына тиешле игътибар биреп, эшне алга җибәрүне үтенде. “Өстәмә яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту, һичшиксез, зур чыгымнар таләп итә. Без аларны эзләячәкбез. Шәһәрнең төзекләндерү предприятиеләре утырткан чәчәкләр, чүлмәкләр янына башка предприятиеләр тирәсендә урнаштырылган, утыртылган чәчәкләр, чәчәк чүлмәкләре өстәлсә, шәһәребез тагын да купшыланып китәр иде. Шәһәрнең тышкы күренеше үзгәрәчәк, үз-үзебезгә хөрмәт артачак”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы “Чәчәк ата торган Казан” проектында катнашучылар, ягъни идарә компанияләре һәм актив шәһәр халкы өчен аерым номинация булдырырга кирәклеген әйтеп үтте.
И.Метшин Яңа ел уңаеннан шәһәрне бизәү проектының эшмәкәрләр арасында зур кызыксыну уятканлыгын искә төшереп үтте. “Бәйгедә җиңү өчен эшмәкәрләр зур тырышлык куйдылар. “Чәчәк ата торган Казан” проектында җиңелүчеләр булмаячак. Әлеге проектта без барыбыз да җиңүчеләр”, - диде шәһәр башлыгы.