Парк киңлеген шәһәркүләм һәм район бәйрәм чараларын уздырганда актив куллану планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Бу елгы җәйдә Казан парклары һәм скверлары әдәби мәйданчыкларга һәм ачык һавада узачак кинотеатрларга әйләнәчәк. 2015 елда парк киңлекләре мәдәни чаралар уздырыр өчен кулланылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова хәбәр итте.
“Әдәби ишегалды” проекты бу елда Казанга әдәби-музыкаль форматта әйләнеп кайтачак. “Сәхнәдән авторларның үзләре, театр актерлары, иҗади уку йортлары студентлары һәм Казан халкы башкаруында поэтик һәм музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Әдәби парк һәм скверларда китап кыстыргычлар ясау буенча остаханәләр, асфальтта балалар өчен рәсем ясау бәйгеләре, Казан рәссамнәренең күргәзмәсе узачак. Китапларны алмашып уку, китапханәләргә яңа укучылар яздыру һәм китап-газеталар сату ноктасы оештырылачак”, - дип сөйләде Наталья Гречанникова.
“Китап-фест” китап фестивален дә яңарту планлаштырыла, аны янә реконструкцияләнәчәк паркларның берсендә уздыру көтелә. Июнь аенда ачык һавада кино күрсәтүләр эше яңартылачак – “Киноҗәй” проекты кысаларында әдәби әсәрләргә таянып төшерелгән Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнар һәм тасмалар бушлай күрсәтеләчәк.
“Аксенов-фест” Казан фестивале яңа мәйданчыкта узачак. Фестивальнең ачылышы сентябрь аенда шәһәр үзәгенең Чехов урамында урнаштырылачак “Аксенов-бакча” территориясендә булыр дип көтелә.
Парк киңлеген шәһәркүләм һәм район бәйрәм чараларын уздырганда актив куллану планлаштырыла.
Наталья Гречанникова сүзләренә караганда, Әдәбият елы чаралары шәһәр мәктәпләренең белем бирү программаларында да иң мөһимнәре булып торачак. Халыкара музейлар көне дә әдәби нотада узачак. 24-нче апрельдә узачак “Китапханә төне-2015” Әдәбият елында узачак чараларның берсе булып тора. Акция кысаларында төрле укулар, лекцияләр, очрашулар, конкурс-викториналар уздыру планлаштырыла.
Илсур Метшин халыкны мәдәни баету буенча эш бер генә минутка да туктап торырга тиеш түгел дип билгеләп үтте. “Безне кызыклы, эчтәлекле ел көтә. “Әдәби ишегалды”, “Китап-фест” кебек чараларны традициягә әйләндереп, ел да уздырырга тиешбез. Яшьләрдә укуга һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк”, - дип билгеләде Мэр.