Казанда шәһәркүләм җыештыру өмәсендә 65 меңнән артык кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин битараф булмаган барлык казанлыларны шәһәркүләм җыештыру өмәсендә катнашырга чакырды. Шәһәр башлыгы эшлекле дүшәмбе утырышында билгеләп үткәнчә, “шәһәр Җиңүнең 70 еллыгына бик чиста булырга тиеш”.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев бу ел шәһәркүләм җыештыру өмәсенең 25-нче апрельгә билгеләнгән булуын һәм өмәнең Казанның барлык районнарында да үтәчәген әйтте. Ул барлык хезмәтләрнең дә шәһәрне җыештыру өмәсенә әзер булуларын җиткерде. И.Куляжев китергән мәгълүматлар буенча, шимбә көнне үтәчәк өмәдә 1,5 меңнән артык предприятие, төрле оешмалар һәм 65 меңнән артык кеше катнашачак. “25-нче апрель көнне өмәгә 350 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк”, - диде әлеге юнәлештә эшләүче комитет рәисе.
И.Куляжев 25-нче апрельдә калдыклар полигонының эш графигы озайтылачагын әйтеп үтте. “Чүпләрне тиешле урынга урнаштыру өчен теләге булган һәркемне җитәрлек күләмдә талоннар белән тәэмин итәчәкбез”, - дип сүзен дәвам итте Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары. Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, чүп төялгән авыр йөк машиналарының, шәһәр территориясен чүпләмәү максатыннан, махсус япма белән капланган булырга тиешлеген искә төшереп үтте. “Кагыйдәләр буенча эш йөртмәгән машина йөртүчеләр исә административ җаваплылыкка тарттырылып, аларга штраф салыначак”, - диде И.Куляжев.
“Шәһәркүләм җыештыру өмәсенең зур бәйрәм – Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр кала гына үткәрелүе уңаеннан, мин барыгызның да әлеге өмәдә актив катнашуын телим”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин да шулай ук битараф булмаган барлык казанлыларны шәһәркүләм җыештыру өмәсендә катнашырга чакырды. “Мин әлеге мөрәҗәгатькә кушылып, безгә теләктәшлек белдереп, барлык шәһәр халкын да кыш айларыннан соң шәһәребезне, уртак өебезне тәртипкә китерүдә катнашырга чакырам”, - диде шәһәр башлыгы. Ул өмәдә катнашуның тәрбияви әһәмияткә ия икәнен дә әйтеп үтте. “Һичшиксез, өмәдә катнашу ирекле. Кулына көрәк һәм себерке тотып шәһәр файдасына эш башкарган кеше, чүпне тиешсез урынга салганчы тагын бер кат уйланачак”, - диде И.Метшин.
“Без май бәйрәмнәренә һәрвакыт шәһәребездә тәртип урнаштырабыз, җыештырабыз. Ләкин бүген, Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, әлеге өмә бигрәк тә үзенчәлекле. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигәндәй. Шәһәр Җиңүнең 70 еллыгына бик чиста итеп җыештырылган булырга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.