151-нче номерлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015” булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Казанның Киров районындагы 151-нче номерлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015” һөнәри осталык конкурсында абсолют җиңүче булды. Конкурска нәтиҗәләрне Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин эшлекле дүшәмбе вакытында чыгарды.
13-еннән алып 17-нче апрельгә кадәр Казанда “Татарстан Республикасы ел укытучысы-2015” һәм “Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015” конкурслары катнашучылары өчен бәйге сынаулары узды. “Конкурста безнең шәһәрдән 11 мөгаллим һәм бер тәрбияче катнашты. Киров районының 151-нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015” конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылды. Ул республиканы Россия күләмендә тәкъдим итәчәк, бәйге сентябрь ахыры – октябрь башында узачак”, - диде Илсур Һадиуллин.
Калган номинацияләрдә дә Казан укытучылары һәм тәрбиячеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр.
Илсур Метшин мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне котлады һәм бер генә җиңүнең дә җиңел бирелмәгәнлеген билгеләп үтте. “Җиңү яулаган барчагызга да рәхмәт белдерәм. Бу – зур хезмәт, бер генә конкурс та гади генә булмый, бигрәк тә мөгаллимнәрнең конкурентлы мохитендә уздырылганнары. Безнең республикада һәм шәһәребездә барлык укытучыларыбыз да көчле. Җиңүченең Россия күләмендә лаеклы дәрәҗәдә чыгыш ясавы мөһим. Евгения Борисовна үзенең һөнәри сыйфатларын күрсәтә алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Укытучыларыбызның республика дәрәҗәсендә җиңү яулаулары – зур потенциал. Бу җиңү мөгаллимлек һәм Татарстан башкаласында белем бирү системасы алдынгы юнәлешләрнең берсе булып торуын тагы бер мәртәбә раслый”, - дип йомгак ясады Мэр.