Шәһәр Мэры “Ак Барс” хоккейчыларын “көмеш” яулаулары белән тәбрикләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). “Ак Барс” хоккей клубы үзенең тугры җанатарларына искиткеч уеннар күрсәтте. Гагарин Кубогы өчен барган ярышларның финал сериясендә команданың “көмеш” яулавы горурлык хисләре уята. Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Исегезгә төшеребез, кичә “Ак Барс” хоккейчылары Гагарин Кубогының плей-офф сериясендә бишенче матчны уйнадылар. Нәтиҗәдә, Петербургның СКА командасы җиңүче һәм кубок иясе булып танылды. Казан командасы “көмеш” яулап, икенче урында калды.
Эшлекле дүшәмбе утырышында матч нәтиҗәләренә йомгак ясап, Илсур Метшин “Ак Барс” хоккейчыларының тугры җанатарларына искиткеч уеннар күрсәтүен билгеләп үтте. “Безнең хоккейчыларыбыз тамашачыларга, балаларга спорт өлкәсендә онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Уеннардан соң яшүсмерләр спортка омтыла, сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләкләре арта”, - дип фикерен белдерде шәһәр башлыгы. Ул чын җанатарларның үз командасына тугры калуын да билгеләп үтте. “Безнең легендар “Ак Барс” клубы кискен көрәштә “алтын” яулый алмады. “Алтын” - Питер хоккейчыларында. Нинди очрак булуына карамастан, яраткан командабыз белән бергә булуыбыз - бик мөһим. Хәзерге вакытта “Ак Барс” ул яраткан хоккей клубы гына түгел, ул хоккейны сайлаган меңләгән малайлар өчен киләчәккә омтылыш дигән сүз”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы социаль челтәрләрнең берсендә хоккей клубына каршы тискәре фикердә булган затларга карата җанатар тарафыннан язылган фикерне укып китте. “Бер атна элек барысы да “Яраткан командабыз, алга!” дип кычкырды, ә хәзер “Хурлык! Бу нинди хоккей булсын?”, -дип йөрүчеләргә, “Үзегез матч алды уеннарында 15 минут та басып тора алмаячаксыз бит”,- дип әйтәсе килә. Чын җанатар команда җиңелгәннән соң да аның белән бергә кала. Үз клубын хурлаучылар –җиңелүне горур рәвештә кабул итә алмаган, ихтыяр көче булмаган кешеләр көтүе ул. “Ак барс” - әлеге сезон өчен Сезгә рәхмәт! Көмеш безнеке!” – дигән юлларны укып, шәһәр башлыгы котлауларга кушылды.
“Көмеш” – ул шулай ук бәяләнә торган медаль. Без командабыз җиңгән вакытта да, кемдер алардан көчлерәк булган мизгелләрдә дә алар белән бергә. Бу бары тик спорт. Без киләсе ел спортчыларыбыз өчен тагын да уңышлы ел булыр дип өметләнәбез. Бу спорт, спортта төрле хәлләр булырга мөмкин”, - диде Илсур Метшин.
“Республика башкаласында профессиональ спортның югары дәрәҗәдә булуы – ул горурлык хисләренә нигезе булып тора. Ул бик кыйммәт бәяләнә “Ак Барс” –безнең флагыбыз, нәтиҗәләре нинди булуына карамастан, без алар белән горурланабыз”, - диде шәһәр башлыгы.