Барлык ветераннар хөрмәтенә һәр районда да мәдәни программалар эшләнелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Майның беренче ун көнендә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел булуга багышланган бик күп тантаналы бәйрәм чаралары үтәчәк. Татарстан башкаласының 9-нчы май бәйрәменә ничек әзерләнүе турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Наталья Гречанникова сөйләде.
Аның сүзләренчә, бәйрәм якынлашкан көннәрдә төзекләндерү объектларына һәм шәһәр һәйкәлләренә аерым игътибар биреләчәк. Шәһәрдә һәйкәлләрнең һәм мемориаль такталарның торышын бәяләү максатыннан күзәтү үткәрелгән. Төзекләндерелергә тиешле ядкарьләр район предприятиеләренә беркетелгән һәм 1-нче майга алар төзекләндерелергә тиеш.
Җиңүнең 70 еллыгына шәһәр районнарында яңа мемориаль һәм мәгълүмати такталар урнаштырылачак. Мисал өчен, апрель аенда Левченко торак массивында Советлар Союзы Геройлары Рәхимов һәм Левченко хөрмәтенә куелган истәлек билгесе төзекләндерелгән. 27-нче апрельдә тантаналы рәвештә В.М.Петляков хөрмәтенә мемориаль такта ачу кичәсе оештырыла. В.М.Петляков – ул күренекле авиаконструктор, Казан авиация заводының баш конструкторы, бомбага тотып, фашист гаскәрләрен якка чыгаруда зур роль уйнаган “Пе-2” һәм “Пе-8” самолетларына нигез салучы.
Ел саен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары алдыннан, Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә студентлар һәм мәктәп укучылары туганнар каберлекләрен һәм кабер ташларын чистарталар. 18-нче апрельдә Арча, Архангел зиратларында, шулай ук Окольная урамында урнашкан “Красная горка” зиратында хәрби мемориалларны һәм аллеяларны чистарту өмәсе үткәрелде.
Һәр районда да барлык ветераннар хөрмәтенә мәдәни программа эшләнелгән. 20-нче апрельдән башлап тантаналы митинглар һәм хәтер вахтасы үткәрелә, ишегалларында бәйрәм чаралары оештырыла, район башлыклары ветераннар белән очраша. “2014 елда Казанның Мәскәү районындагы Ветераннар Советы Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе белән берлектә “Из первых уст” дигән истәлекләр китабы бастырып чыгарды. Әлеге басма уку биналарындагы музейларга, иҗтимагый оешмаларга таратылды. “Җиңүчеләр буыны” дигән зур проект кысаларында “Запастагы Идел” һәм “Курск сугышы” фильмнары төшерелде”, - дип сөйләде Н.Гречанникова.
Бәйрәм чараларында шәһәрнең иҗтимагый оешмалары катнаша. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономия вәкилләре ветераннарны һәм сугышта катнашучыларны бәйрәм белән котлаячаклар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар.
Үлгәннәрне искә алып Казан мәчетләрендә һәм чиркәүләрдә алар рухына догалар укылачак. Аерым мәхәлләләрдә ветераннарны чәй табынына чакырып, аларга бүләкләр тапшырылачак.
Н.Гречанникова сүзләренчә, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге бер генә учреждение дә бәйрәм чараларыннан читтә калмаячак. “Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда ел дәвамында сугыш һәм тыл ветераннары катнашында китап-журнал күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр, батырлык дәресләре оештырылап килде”, - дип чыгыш ясады Башкарма комитетның җитәкче урынбасары.
Бәйрәм тантанасына 70 көн кала шәһәр мәктәпләрендә “70 игелекле эш”, “70 бишле билгесе – минем Җиңүем”, “Җиңү турында 70 дәлил” дигән төрле чаралар үткәрелгән.
Бәйрәм чаралары узган көннәрдә полиция, медицина хезмәткәрләре, коткаручылар һәм башка шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Җиңү көнендә, ягъни 9-нчы майда казанлылар һәм башкала кунаклары җәмәгать транспортында озайтылган ял көне графигы буенча хәрәкәт итәчәк. Җәмәгать транспортларында ветераннар хөрмәтенә тәбрикләүләр яңгыраячак.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә каршы аласына ышаныч белдерде. “Һич шигем юк, Казанда бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә үтәчәк. Ветераннарга без зур игътибар күрсәтергә тиеш. Ветераннар белән аралашу өчен мәктәп укучыларын җәлеп итәргә кирәк. Җанлы аралашуны бернәрсә белән дә алыштырып булмый”, - диде Мэр, мәктәп директорларына чараны әзерләүдә катнашу бурычын йөкләп.