Шәһәркүләм җыештыру өмәсендә 67 мең казанлы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 25-нче апрельдә Татарстан башкаласында узган җыештыру өмәсендә 67 мең казанлы катнашты. Шәһәрне чистарту буенча оештырылган төзекләндерү икеайлыгы чаралары башланганнан бирле биредә 100 меңнән артык шәһәрле көч куйды. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Традиция буенча җыештыру өмәсендә мәктәп, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре, предприятие хезмәткәрләре һәм барлык битараф булмаган халык катнашты. Узган еллардагы кебек үк җыештыру өмәсенә Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы, район администрацияләре, республика министрлыклары һәм ведомство хезмәткәрләре дә чыкты.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Парклар һәм скверлар елында төп басым яр буе, сулыклар һәм яшел зона территорияләренә ясалды. Башкарма комитет хезмәткәрләре Горький исемендәге парк янындагы Казансу елгасы территориясенең яр буен чистартырга чыктылар.
“Җыештыру өмәсендә 1700-дән артык предприятие катнашты, аларның хезмәткәрләре 110 мең мәйданны чистарттылар. Территорияләрне чистарту икеайлыгы башланганнан бирле чарада 100 меңнән артык казанлы катнашты, җыештыру өмәсе узган көнне – 67 мең кеше. 500 техника берәмлеге җәлеп ителде һәм 7,5 мең куб.метр чүп чыгарылды. Шулай ук ишегалларны, юллар һәм төзекләндерү элементларын чистарту буенча эшләр башкарылды. Шимбә көнне юл-урам челтәре буйларында 500-дән артык зур булып үсә торган агачлар утыртылды. Тулаем алганда планлаштырылган эшләр тулысынча башкарылды”, - дип җиткерде комитет рәисе.
Төзекләндерү буенча җыештыру икеайлыгы дәвам итә, үзәк урамнар һәм алар янындагы территорияләрнең күпчелеге тәртипкә китерелгән, юлның машиналар йөри торган өлеше пычрактан чистартылган һәм даими рәвештә юдырылып торыла. Комитетның алдагы планнарында – райондагы ишегалларны һәм яшел зоналарны төзекләндерү.
Илсур Метшин җыештыру өмәсендә катнашкан шәһәрлеләргә рәхмәт белдерде. “Барлык шәһәрлеләргә, предприятие, мәктәп, югары уку йортларына, иҗтимагый оешмаларга, бина милекчеләренә һәм торакчыларга рәхмәт белдерәм. Шәһәребезне чистартып, башкала халкы үзенең аңа булган мәхәббәтен янә раслады. Зур эш башкарылды, аны дәвам итәргә кирәк. 9-нчы майга шәһәр, ветераннарның күкрәкләрендәге медальләр кебек, ялтырап торырга тиеш”, - диде Мэр.