2015 елда Казанда 5 яшүсмер клубына капиталь ремонт ясалачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Яшь буынга уңайлы шартлар булдыру өчен, Казандагы яшүсмерләр клубларына зур игътибар бирү кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстан башкаласында 5 яшүсмер клубына капиталь ремонт башкару көтелә. ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, ремонт 38,3 миллион сумга башкарылачак. Моннан кала, 2,5 миллионга мебель һәм башка җиһазлар сатып алыначак. Капиталь ремонтка акчалар Казанның 5 яшүсмер клубына бүленгән: “Эфебия”, “Кояш Нуры”, “Старт”, “Бокс” һәм “Электрон”.
С.Миронов сүзләренә караганда, күп профильле “Эфебия”, “Кояш Нуры” һәм “Старт” клублары торак йортлар корылмаларында урнашкан, биредә спорт секцияләре һәм иҗади түгәрәкләр эшли. Әлеге яшүсмерләр клубларында ясалган ремонттан соң, яшьләрнең саны да артыр дип көтелә.
“Бокс” спорт яшүсмерләр клубында соңгы елларда түбәдән су үткән. Бу клубта бокс, атлетик гимнастика, дәвалау физкультурасы буенча дәресләр узачак. Биредә спорт мәйданчыгы бар. Түбәне алмаштыру һәм комплекслы ремонт башкару балалар һәм яшүсмерләр өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Электрон” яшүсмерләр клубы аварияле хәлдә булганга күрә 2010 елдан бирле эшләмәде. Ремонт эшләрен тәмамлаганнан соң, клубта нәфис гимнастика, журналистика мәктәбе, “Интеллектуаль уеннар” түгәрәге, хореография, гамәли иҗат кебек юнәлешләр эшләячәк. Ремонттан соң клубка 500-ләп кеше йөрер дип көтелә.
Сергей Миронов сүзләренә караганда, бүгенге көндә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе – яшүсмерләр клублары хезмәткәрләренең түбән дәрәҗәдәге хезмәт хакы чишелгән. Яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләренең төп оклад күләме 2015 елның 1-нче гыйнварыннан 70%-ка арткан. Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, бу – яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшләрнең дәрәҗәсен арттырачак һәм квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә булышачак.
Яшүсмерләр клубларына капремонт ясау - әһәмиятле мәсьәлә, аны чишү барышында зур күләмдәге эш башкарыла, дип ассыыклап үтте Илсур Метшин. Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, әлегәчә чишелеп бетмәгән мәсьәләләр бар, шуңа да бу эшне дәвам итү зарур. Шәһәр җитәкчесе яңа микрорайоннарда да балалар һәм яшүсмерләр өчен мондый төрдәге ял итү урыннары булдыруның әһәмиятлелеген билгеләп үтте.
“Яшүсмерләр клубы – бик тә әһәмиятле мәйданчык, бигрәк тә күп балалы һәм социаль яктан мохтаҗ, шулай ук аз керемле гаиләләр өчен”, - диде И.Метшин. “Әлеге структураның югалмавы, коммерцияле оешмаларга күчмичә, яшүсмерләр клублары челтәренең сакланып калуы яхшы”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ул район башлыкларына яшүсмерләр клубларына игътибар бирергә һәм калган учреждениеләрдә капремонт ясау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.