Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстан Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына планлы әзерлек алып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия-2018» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Казан Мэры Илсур Метшин, «Россия-2018» оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Алексей Сорокин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның халыкара дәрәҗәдә мондый зур спорт чаралары уздыру буенча тәҗрибәсе бар. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга әзерлек эше федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Казанда ДЧ-2018 уздыруның төп мәйданы «Казан-Арена» стадионы булачак, диде Рөстәм Миңнеханов, стадион ФИФАның барлык таләпләре нигезендә әзерләнәчәк. Моннан тыш, Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында тренировкалар үткәреләчәк барлык спорт объектлары да реконструкцияләнәчәк.
Алексей Сорокин 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукы буенча Россия игълан кампаниясенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Татарстан һәм Казан – 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына әзерләнгәндә «Россия-2018» оештыру комитетының ышанычлы партнерлары, дип белдерде Алексей Сорокин. Ул искәрткәнчә, 2015 елның август-сентябрь айларында ФИФА Казанга инспекция визиты ясаячак, шул чакта «Казан-Арена» стадионын һәм чемпионат кысаларында кулланылачак башка спорт объектларын карап чыгачаклар.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларының күнегүләр алып бару мәйданчыклары Үзәк стадион, «Рубин» һәм «Электрон» стадионнары булачак. Ул элемтә чаралары һәм МТ инфраструктурасын, сәламәтлек саклау инфраструктурасын, транспорт инфраструктурасын һәм башкаларны әзерләү турында җентекләп сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Владимир Леонов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2015 елның июнендә халыкара мәгълүмат агентлыклары вәкилләре шәһәр һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты тренировкалары һәм матчлары узачак спорт объектлары мөмкинлекләре белән танышу өчен Казанга киләчәкләр.
Фоторепортаж