ТР башкаласында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Казан Мэры кубогына ярышлар старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстан башкаласында Казан Мэры кубогына бадминтон буенча турнир старт алды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Турнирның ачылыш тантанасында шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин да катнашты.
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бадминтон турниры Казанның Теннис академиясе мәйданына ике яшь категориясендәге спортчыларны җыйды: 2001-2002 һәм 2003-2004 елгы яшьләрне. Мэр кубогы ярышларында шәһәрнең 7 районыннан 8 команда (һәрберсеннән 16-шар спортчы) катнашачак. Турнир 2 көн дәвам итәчәк.
Илсур Метшин турнир кунакларын һәм катнашучыларны сәламләде. Шәһәр җитәкчесе әлеге бадминтон турнирының беренче тапкыр узуын билгеләп үтте, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. “Безнең өчен бу бик тә дулкынландыргыч турнир. Ул беренче тапкыр уздырыла, һәм без аны традициягә кертеп җибәрер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТР башкаласында бадминтонны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан шәһәрнең 100 гомуми белем бирү учреждениесе өчен бадминтон уеннарына спорт җиһазлары алынган. Турнирның тантаналы ачылышында Казан Мэры шәһәрнең район башлыкларына спорт җиһазларын алыр өчен сертификатлар тапшырды.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, турнирның максаты –бадминтонны популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару гына түгел, ә Европа юниорлар беренчелеге алдыннан яшь бадминтончыларның гомуми спорт нәтиҗәләре дәрәҗәсен арттыру да.