Чарада Р.Миңнеханов һәм И.Метшин катнашты.
Утырышта Д.Ливанов билгеләп үткәнчә, Казан (Идел буе) федераль университеты илебезнең алдынгы югары уку йортларының берсе булып тора. Совет әгъзалары университет үсеше стратегиясе белән бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, агымдагы елга эш планын һәм башка мәьсәләләрне карадылар, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында. Утырышта шулай ук КФУның Күзәтү советы рәисе билгеләнде. Әлеге вазыйфа РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка йөкләнде.