Кул кую Татарстан делегациясенең Төркиягә ике көнлек эш сәфәре кысаларында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Кичә Төркиядә Казан һәм Әнкара Мэрлары ике шәһәр арасында кардәшлек элемтәләрен үстерү программасына кул куйдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә.
Татарстан делегациясе составында – Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.
Эш сәфәре кысаларында инде берничә рәсми очрашулар үтте. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әнкарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Төркиянең чит ил эшләре министры Мәүлет Чаушоглу белән очрашты. Татарстан Республикасы башлыгы алар белән Татарстан һәм Төркия арасында икеьяклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Төркия белән сәламәтлек саклау өлкәсендә, урта һәм кече эшмәкәрлек тармагында үзара багланышлар урнаштыру - Татарстан өчен өстенлекле эш юнәлешләре булып тора.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әнкара Мэры Мәлих белән очрашты. Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әнкара Мэры фикеренчә, Әнкара һәм Казан кардәш шәһәрләр, шунлыктан Татарстан һәм Төркия арасында үзара багланышларны үстерү шарт.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең башкаласы Татарстанның эре шәһәрләре өчен үрнәк булып тора дип саный.
Очрашу ахырында Әнкара Мэры Мәлих Гекчәк һәм Казан Мэры Илсур Метшин Төркия һәм Татарстан башкалалары арасында кардәшлек элемтәләрен үстерү программасына кул куйдылар. “Әлеге килешү Татарстан һәм Төркия арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен яхшы стимул булачак”, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнехановның Әнкарага эш сәфәренең төп чаралары: Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашу (30 апрель), шулай ук Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашу.