Төркия башкаласының җәмәгать пространстволарын төзекләндерү технологияләрен Казан Мэры Илсур Метшин да өйрәнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май). Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Әнкараның шәһәр тирәлеген ял итүгә яраклаштыру мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә җәмәгать пространстволарын төзекләндерү технологияләрен Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман һәм башкалар өйрәнде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары башта Мостафа Кемаль Ататөрекнең Әнкарадагы мавзолеенда булдылар. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең милли каһарманы каберенә чәчәк бәйләме салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов "Дикмән аланы"на (“Мави Гёль”) юнәлде. Үткән гасырның 90-нчы еллары башында заманча парк урынында 5 км озынлыктагы чокыр булган. 20 ел элек шәһәр хакимиятләре Әнкараның бу өлешен ял итүгә яраклаштыра башлаганнар. Проект буенча тузган йортларны сүтү һәм кешеләрне яңа торакларга күчерү каралган. Чокыр урынына шәһәр халкы ял итәр өчен ясалма сулыклары булган заманча парк корылган. Рөстәм Миңнехановка Әнкараның бу мәсьәләләрдә бизнес-сектор белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Аннары Татарстан делегациясе шәһәрнең "Улус" тарихи үзәгенә юнәлде. Монда Рөстәм Миңнехановка Әнкара мэры Мәлих Гекчәк кушылды. Шәһәрнең тарихи өлешендә масштаблы реконструкция бара. Монда да иске йортлар сүтелә һәм тарихи корылмаларга башлангыч кыяфәтен кайтаралар. Яңа объектларны тарихи Әнкара стилендә төзиләр. Рөстәм Миңнехановка хосусый инвестицияләрне җәлеп итү алымнары турында мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Анка" тематик ял паркында булды. Парк аттракционнары ике ел элек корыла башлаган. Май аенда ял итү зонасын ачу карала. Калган өлешен 2016 елда ачачаклар. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк паркның яшел зонасында агач утырттылар.
Шуннан соң юллар салуның заманча технологияләре кулланылган бульварны карап чыктылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Резиденциясенә Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашырга юнәлде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж