Барлык экспозицияләр дә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары тарафыннан берәмләп җыелган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Бөек Ватан сугышына багышланган Татарстандагы бердәнбер миниатюралар мәктәп музеенда Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты. Музей шәһәрнең Мәскәү районындагы 64-нче номерлы мәктәбендә ачылган.
Мәктәп директоры Анна Каплан сүзләренә караганда, әлеге мәктәп 2012 елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасына кертелгән мәктәпләрнең берсе булып тора. Ремонт ясалган кабинетларда укучылар һәм укытучылар “Тарихыбыз битләре” музей комплексын ачкан, ул үз эченә ике музейны ала: “Йөрәк хәтере” һәм “Миниатюрада сугыш хроникасы”.
Биредә Бөек Ватан сугышына кадәр үк ясалган “Зингер” фирмасының тегү машинкасын, фронтовиклар тарафыннан алынган орден һәм медальләрне, фронт хатларын күрергә мөмкин. Барлык экспозицияләр дә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары тарафыннан берәмләп җыелган.
Анна Каплан шулай ук шәһәр җитәкчесенең игътибарын Татарстандагы бердәнбер хәрби миниатюра музеена җәлеп итте, биредә уникаль экспонатлар җыелган.
Илсур Метшин яшьләрнең иҗатына карата булган соклануын белдерде, ул экспозицияләрне игътибар белән өйрәнде һәм бирегә кертелгән көчне бәяләде. “Мин мондый әйберләрне моңарчы беркайда да күргәнем булмады. Афәрин!” – дип шәһәр җитәкчесе Россия тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче инициативалы яшьләрне мактады.
Экскурсия ахырында мәктәп укучылары Мэрга зур булмаган “1941 ел кышы” миниатюрасын тапшырдылар. Шәһәр җитәкчесе укучыларга көтелмәгән бүләкләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да иҗади уңышлар теләде.