Илсур Метшин "Полимекс" төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты
Ике як та шәһәр инфраструктурасы үсешенә кагылышлы проектлар турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Полимекс” төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Шәһәрнең Башкарма комитетында узган очрашуда “Полимекс”ның Россия Федерациясендәге төбәк директоры Хикмәт Умут Онмуш, компаниянең баш архитекторы Сунай Тумералп, “Полимекс”ның төбәк директоры урынбасары Джюнейт Юнал, “Полистройкапитал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының техник юнәлеш буенча урынбасары Рөстәм Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан Башкарма комитеты вәкилләре буларак – шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков катнашты.
Ике як та шәһәр инфраструктурасы үсешенә, шул исәптән урам-юл челтәрләре объектларына кагылышлы проектлар турында фикер алыштылар.