Шәһәр башлыгы торак өлкәсенә, шәһәрне төзекләндерү һәм юл төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин бүген халыкны кабул итте. Очрашу Казанның Мәскәү районында урнашкан 64-нче номерлы мәктәптә үтте. Шәһәр башлыгы торак өлкәсенә, шәһәрне төзекләндерү һәм юл төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы төрле сораулар юллаган 7 кешене кабул итте.
Шулай итеп, “Залесный” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Виктор Салмин бистәдә яшәүчеләр исеменнән Горький шоссесында, Восстания һәм Фрунзе урамнарында көн саен җыела торган бөкеләр турындагы мәсьәләне кузгатты. “2 җир асты кичүе төзелүгә, сул якка борылышларны бетерүгә, ЮХИДИ постын башка урынга күчерүгә карамастан, юллардагы хәл уңай якка үзгәрмәде”, - диде Виктор Петрович һәм юл мәсьәләләрен хәл итүдә алга таба нинди перспективалар булуы белән кызыксынды.
Илсур Метшин сүзләренчә, “Салават күпере” торак комплексыннан Горький шоссесына кермичә Мәскәү районына таба төзеләчәк юл челтәре - Залесныйда яшәүчеләрнең хәлен уңай якка үзгәртәчәк. “Салават күпере”ндәге беренче йортлар кулланылышка тапшырылып, микрорайон “үсә башлауга” беренче эшләнәчәк эш – ул юл төзү. Әлбәттә, әлеге эш бюджетка кергән керем, һәм, гомумән, илдәге икътисади хәлләр белән тыгыз бәйләнештә. Ләкин Васильченко урамына чыгучы параллель урам төзү – бу беренче урында торган хәл ителәсе мәсьәлә. Юл төенен төзү –икенче этап”, - диде шәһәр башлыгы һәм Виктор Петровичка башкарган эше, бистә кешеләре белән вакыт табып аралашканы, аларның мөрәҗәгатьләрен җиткергәне өчен рәхмәтен белдерде.
Казанда яшәүчеләрне шулай ук Путейская урамындагы юлны төзекләндерү мәсьәләсе бик борчый. Әлеге мөрәҗәгатьне шәһәр башлыгына “Займище” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Анатолий Ильин җиткерде. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренчә, шәһәр халкы яз җитү белән әлеге юлдан дачаларына йөри башлый. Илсур Метшин шәһәрлеләргә мөһим булган юл өлеше өчен материаль чаралар табып, төзекләндерү эшләрен үткәрү бурычын йөкләде.
Моннан тыш, казанлыларны торак өлкәсенә, шәһәрне төзекләндерү һәм юл төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы төрле сораулар кызыксындыра.