Казан ратушасында “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген Казан ратушасында “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Сугышта катнашучыларга, тыл ветераннарына, Ленинград блокадасында катнашучыларга һәм концлагерьларда булып кайткан тоткыннарга бүләкләрне шәһәрнең Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашында Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында башыннан ахырына кадәр 900 көн Ленинград блокадасында гаиләсе белән яшәгән Евгений Львович Трупп та бар иде. Аңа 16-нчы апрельдә 76 яшь тула.
Илсур Метшин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән кайнар котлады. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына нибары 23 көн калып бара. 70 ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугыш тәмамлана. Сез кылган батырлыклар, чыдамлыгыгыз, түземлегегез өчен без Сезгә мәңгегә рәхмәтле, хөрмәтле ветераннар”, - дип фикерен җиткерде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры әйтеп үткәнчә, илебездә яшәүчеләр - Ватаннары, Россиянең иксез-чиксез киңлекләре, якыннары һәм туганнарының тынычлыгы, бәхете өчен гомерләрен кызганмый көрәшкән әтиләрен, бабайларын мәңге онытмаячаклар. “Еллар, дистә еллар, гасырлар үтсә дә дәһшәтле сугышның каһарманнары турында хәтер онытылмасын өчен без барысын да эшләячәкбез”, - диде Илсур Метшин һәм Җиңү өчен бик кыйммәт түләгәнне – сугыш елларында 700 мең татарстанлы фронтка китеп, аларның 340 меңе кире әйләнеп кайтмаганын искә төшерде.
“Сез безнең өчен, киләсе буыннар өчен зур батырлык, чыдамлык, хөрлек үрнәге”,-диде Мэр. Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтып, киләчәк буыннар тормышы өчен тырышып эшли башлаганнар исеменә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. “Сугыштан соң кыска гына вакыт аралыгында Сез илебезне торгыза алгансыз. Шәһәребез шушы 70 ел эчендә үзенең социаль-икътисади үсешендә күп нәрсәләргә иреште. Казан елдан-ел чәчәк ата, яхшыра. Моның өчен без сезгә бурычлы!”, - дип, ул республиканың чәчәк атуында ветераннарның зур өлеше барлыгын әйтеп үтте.
Сәламләү сүзләреннән соң Илсур Метшин РФ Президенты һәм бөтен Россия халкы исеменнән ветераннарга иң зур бүләк – ил башлыгының 2013 елның 21-нче декабрендәге указы белән эшләнгән “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Тантанада 60 ветеран юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Бүген үзенең 76 яшен бәйрәм итүче Евгений Львович Труппка да юбилей медале тапшырылды. Евгений Львовичның гаиләсе сугыш елларында авыр газапларга дучар була: алар башыннан ахырына кадәр 900 көн Ленинград блокадасында яшиләр. 1948 елда гаиләләре белән Казанга күченәләр. Биредә ул мәктәпне тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. 41 ел эш стажы булуга карамастан, ул бүгенге көндә дә Казан компрессор заводында техник бюро җитәкчесе булып эшли.
Шәһәр яшьләре исеменнән ветераннарны эзләнү экспедицияләрендә катнашкан Михаил Баранский котлады.
Залда утырган барлык ветераннар исеменнән Николай Александрович Карпюк чараны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм кунакларына озын гомер, нык сәламәтлек теләп, үзе иҗат иткән шигырен укыды.
Ветераннар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат төркемнәре катнашында зур концерт программасы әзерләнгән иде. Тантана ахырында “Җиңү көне” җыры яңгырады. Әлеге җырны залда утырган барлык катнашучылар да басып тыңлады.