Шәһәр бүләкләрен “КОМЗ” ААҖ, “Казэнерго” ААҖ, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы коллективы алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанның Мактау китабы өч шәһәр предприятиесе исеменә тулыланды. “Казан оптико-механик заводы” ААҖ, “Казэнерго” ААҖ, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына шәһәр бүләкләрен тапшыру карары Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде, ул Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә узды.
Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының урынбасары Людмила Андреева билгеләп үткәнчә, әлеге предприятиеләрнең һәрберсе дә Татарстан башкаласы үсешенә саллы өлеш керткән.
Казан шәһәре Думасы Президиумы карары нигезендә, Татарстан Республикасының “Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы” урта һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Мактау китабына Казанның мәдәният һәм сынлы сәнгать үсешенә, иҗади кадрларны әзерләүгә һәм тәрбияләүгә саллы өлеш керткәне өчен кертелә.
“Казан оптико-механик заводы” ААҖ Казанның Мактау китабына Казан сәнәгатен үстерүгә, оптика һәм оптика-электрон приборлар ясау өлкәсендәге казанышлары өчен кертелә.
“Казэнерго” ААҖ Казанның Мактау китабына Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә, җылылык һәм электрлык энергияләре белән сыйфатлы тәэмин итүгә саллы өлеш керткәне өчен кертелә.
Фото mp-studio.ru сайтыннан алынды.