Депутатлар 12 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 22-нче апрельдә шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе була. Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасының Президиум утырышында шундый карар кабул ителде.
Президиум әгъзалары 22-нче апрельгә 12 мәсьәлә каралачаклыгын расладылар:
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга Социаль-икътисади үсеш программасын 2014 елда башкару турында хисап;
2014 ел өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджетын башкару турында хисап;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милеген приватизацияләү прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль торак булмаган фонды объектларын арендага бирү тәртибе турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының депутатларын сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында;
Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының кайбер карарлары гамәлдән чыгуын тану турында;
Төрлесеннән.
Казан шәһәре Думасының XLII сессиясе эше 9.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.