ТР башкаласы Мэры Казан спортчыларына сайлап алу этабында уңышлы гына чыгыш ясауларын һәм ФИНА чемпионаты җыелма командасы составына эләгүләрен теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлануга 100 көн калып килә. Шәһәрдә ярышларны тиешле дәрәҗәдә уздырыр өчен объектларны әзерләү эшләре бара – бүгенге көндә “Татнефть-Арена”, “Казан-Арена” стадионнары һәм Су төрләре спорт сараен ярышларга ныклап әзерлиләр.
Хәзерге вакытта Казан спортчылар өчен дә урак өсте – алар Россия җыелма командасы составына керер өчен сайлап алу ярышларына әзерләнә. Бүген “Казан-Арена” стадионында әлеге дөньякүләм вакыйгага әзерлек буенча очрашу узды, Казан Мэры Илсур Метшинга кандидатлар чемпионатка әзерлек, планнар һәм нык борчылулары турында җиткерделәр. Шәһәр җитәкчесе спортчыларны – ярышлар барышында аларга зур ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды.
Россия җыелма командасына эләгү өчен Казанның биш спортчысы көрәшә - “Дельта” Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр мәктәбенә йөрүчеләр, йөзүчеләр Яна Мартынова һәм Эрнест Максумов, шулай ук “Синтез” командасы өчен чыгыш ясаучы су полосы уенчылары Роман Шепелев, Михаил Иванков һәм Алексей Рыжов-Аленичев.
Казан спортчыларының кайберләре өчен су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты беренче җитди сынау булып тормый. Шуңа да карамастан, хәтта иң тәҗрибәле спортчылар да үзләренең илендә узган уеннар җиңү алып килер дип өметләнәләр.
Теләсә нинди зур спорт чарасында җиңү өчен җанатарларның рухи көч биреп торулары бик тә мөһим. Хәзерге вакытта йөзү бассейнын урнаштыруга әзерлек эшләре бара торган “Казан-Арена” стадионында финал уеннары вакытында 12 мең кешегә урын булдыру исәпләнгән. “Тамашачылар рухи яктан сезгә көч биреп торачак дип гарантия бирә алабыз. Безнең җанатарлар бик тә үзенчәлеклеләр, Россия спортчылар булмаган вакытта, алар чит илнекеләр, спорт өчен җан аталар. Моны безнең кунаклар да сизә. Сезнең өчен үзгә җылы атмосфера булдырылачак”, - дип ышандырды Мэр.
Очрашу азагында Илсур Метшин җыелма команда составына керү генә түгел, яхшы нәтиҗәләр күрсәтү дә мөһим булуын билгеләп үтте. “Чыгарга һәм җиңәргә кирәк. Без сездән медальләр көтәбез. Ә без әлегә спорт объектларын, кунакчыллык өлкәсен, транспорт инфраструктурасын кайгырта торабыз. Безнең Президентыбыз җитәкчелегендәге шәһәр, чемпионат кунаклар һәм халык күңелендә матур булып истә калсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәк”, - диде Мэр һәм спортчыларга уңышлар теләде.