Казан ратушасында “Спортлы Казан-2014” спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казан ратушасында “Спортлы Казан-2014” спартакиадасына нәтиҗәләр чыгардылар һәм ярышларның иң актив катнашучыларын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүләкләде. Шәһәр җитәкчесе спартакиаданы уздыру традициясе алга таба да дәвам итәр, ә шәһәрнең физкультура хәрәкәте киңәер дигән ышанычын белдерде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Спартакиада-2014 программасына спортның 8 төре кертелгән иде – чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, волейбол, велоспорт, мини-футбол, йөзү, бадминтон һәм өстәл теннисы. Ел дәвамында тугыз шәһәр хуҗалыгы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре эшчеләре арасында иң көчлеләр ачыкланды.
Татарстан башкаласы җитәкчесе спартакиаданы оештыручыларга, шулай ук спорт ярышларында катнашкан предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
“Сәламәт булу – заман белән бергә атлау, безнең вакыт рухына туры килү. XXI гасырдагы тормыш динамик, шуңа да актив, нык, үзе эше белән мавыгучылар, эштә дә, спортта югарыга омтылучылар гына уңышка ирешәчәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр Мэры. Шәһәр җитәкчесе спартакиада уздыру традициясе алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде.
Бүләкләү тантанасы барышында Илсур Метшин “Спортлы Казан”ның актив катнашучыларына, шулай ук җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Гомум команда зачетында 3-нче урын кубогын һәм сертификатын “2-нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе” МУП алды, бүләк предприятиенең директоры Альберт Мөхәммәтшинга тапшырылды. Мактаулы икенче урын өчен кубок “Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләренә эләкте, бүләкне предприятиенең генераль директоры Әсфан Галәвев алды. Гомум команда зачетында беренче урын кубогын алыр өчен сәхнәгә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников чакырылды.
Моннан кала, “Ир-атлар арасында иң яхшы спортчы”, “Хатын-кызлар арасында иң яхшы спортчы” номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнеп үтелде.
Тантана барышында Казан Мэры XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыруга өлеш кертүләре өчен Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасарлары Рамил Хафизовка һәм Роман Ивачевка истәлек медальләре тапшырды.