Шәһәр җитәкчесе Казанның 50 мәктәбенә мәктәп формасы тегү белән шөгыльләнә торган кече текстиль сәнәгать предприятиесендә булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казан халкы өчен эш урыннары булдыра торган җирле җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк, бигрәк тә хәзерге икътисади ситуация шартларында. Процент ставкасы өлешен субсидияләүнең 5%-тан алып 10%-ка кадәр арттыру шундый ярдәм була алыр иде. Казанның текстиль сәнәгате предприятиеләренең берсенә - "Унисервис-Успех+” ҖЧҖ тегү җитештерү-ательесына эшлекле сәфәре барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
“Унисервис-Успех+” ҖЧҖ директоры Илсөяр Нәҗмиева сөйләп үткәнчә, ателье инде 12 елдан артык 1-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп формасы тегү белән шөгыльләнә. Киемнәр зур булмаган партияләр белән һәр мәктәпкә аерым якын килеп, үзенчәлекләре һәм тарихы исәпкә алынып әзерләнә. Моннан кала, ательеда сыйфат гарантиясе системасы да эшли: ел дәвамында мәктәп формасына зур булмаган ремонтлар бушлай башкарыла. Ә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә 5%-лы ташлама каралган. Ательеда Казанның һәрберсендә диярлек 400-гә якын бала укучы 50 мәктәбенә форма тегелә.
Казан Мэры шәһәрнең текстиль сәнәгате предприятиеләре өчен процент ставкасы өлешен субсидияләүгә кагылышлы мәсьәләнең эшмәкәрләр ширкәте белән узган “Эшмәкәрлек һәм хакимият – ачыктан-ачык сөйләшү” очрашуында кузгатылуын да искәртеп үтте. Ул вакытта Җиңел һәм текстиль сәнәгать эшмәкәрләре берлеге вәкилләре шәһәр җитәкчесен, җитештерү шартлары, товар сыйфаты белән таныштыру һәм базар проблемалары буенча фикер алышу өчен, кече предприятиеләрнең берсенә чакырганнар иде.
И.Метшин сүзләренә караганда, шәһәр хакимияте икътисади ситуацияне исәпкә алды һәм эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатенә каршы килмәде. “Хәзер гомуми процент ставкасыннан 5%-ы түгел, ә 10%-ы субсидияләнәчәк”, - дип хәбәр итте шәһәр җитәкчесе, шулай ук кредитның максималь суммасы да арттырылачаклыгын җиткерде, ә кредитлауның максималь вакыты элеккечә 2 ел түгел, ә 3 ел булачак. Ателье – Казан халкы өчен эш урыннары булдыра торган җирле җитештерүче, аңа ярдәм күрсәтү кирәк, дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Мәсьәләнең икътисади ягы буенча фикер алышканнан соң, шәһәр җитәкчесе мәктәп формасы кертүнең укучыларга ничек йогынты ясаганлыгы белән кызыксынды. “Психология ноктасыннан караганда, мәктәпләрдә мәктәп формасы мәҗбүри рәвештә булырга тиеш – бу социаль чикләрне бетерү”, - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм бүгенге көндә бердәм мәктәп формасы Казанның 60% мәктәбендә кертелгәнлеген җиткерде.
Казан Мэры шәһәрнең барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә бердәйләштерелгән мәктәп формасын кертүнең берничә этаптан торган программасын әзерләүне тәкъдим итте. “Форманы ала алмаган күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә без шәһәр бюджеты хисабына ярдәм күрсәтергә тиешбез”, - дигән тәкъдим белән чыкты Илсур Метшин.
“Бу этика һәм матурлык мәсьәләсе генә түгел, бу психология мәсьәләсе булып тора. Социаль катламнар арасында чикләр никадәр азрак була, җәмгыятебез шуның кадәр сәламәтрәк булачак”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.