Шәһәр җитәкчесе ветеранны үткән туган көне белән котлады һәм Җиңү парадына чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Усман Сафи улы Байбековта бүген кунакта булып кайтты. Шәһәр җитәкчесе аны үткән туган көне белән котлады, фронтовикка “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды һәм Җиңү парадына чакырды.
28-нче мартта үзенең 89 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны шәһәр җитәкчесенә үзенең хәрби тәҗрибәсе һәм беренче башлап сугышта катнашуы, Җиңү хәбәрен ишетүе, сугыштан соң Горький тимер юлында эшләгән вакытларын сөйләде.
Усман Сафи улы Җиңү килгәнлеге турында Кенигсберг астындагы көрәш вакытында ишетә, аның ике аягы да яраланган була. 1945 елның февраленнән июнь ахырына кадәр Даугавпилс шәһәрендәге госпитальдә ята, нәкъ менә шунда чакта ул Совет гаскәрләренең җиңүе турында белә.
У.Байбеков – Бөек Ватан сугышы инвалиды. Көрәштә катнашкан өчен “Ватан сугышының 1 дәрәҗә” ордены, күпләгән халыкларны азат иткән өчен “Батырлык өчен” медале, “Германияне Җиңү өчен” бүләкләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Усман Сафи улы Горькй тимер юлында эшли, Юдино станциясендә кондуктор һәм йөк поездларын төзүче булып хезмәт итә. Соңрак, Красноуфимскида техник мәктәпне тәмамлап, пассажир поездларының төп кондукторы була.
Олы яшьтә булуына карамастан, гел елмаеп торучы һәм кунакчыл ветеранның көче ташып тора, әле дә оптимист булып кала бирә. Моннан кала, ул Мәскәү районының мәктәп укучылары белән очрашуларда да еш катнаша.
Илсур Метшин ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ул У.Байбековка һәм барлык ветераннарга күрсәтелгән батырлыклары, бүгенге тыныч күк һәм сугыштан соң да башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Хушлашкан вакытта Илсур Метшин Усман Сафи улына ныклы сәламәтлек һәм изге теләкләрен җиткерде. Моннан кала, шәһәр җитәкчесе ветеранны 9-нчы майда үтәчәк Җиңү парадына чакырды һәм бүләкләр тапшырды.