И.Метшин: "Әлеге якты бәйрәм сезгә игелекләр кылыр өчен көч һәм куәт өстәсен"
Казан Мэры православие динен тотучыларны Христосның яңадан туу бәйрәме – Пасха белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динен тотучыларны Христосның яңадан туу бәйрәме – Пасха белән котлады.
“Иман һәм тормыш, яхшылык һәм гаделлек тантанасын символлаштыра торган бөек бәйрәм якыннарың турында кайгырту, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл кыйммәтләр һәм әхлакый сыйфатларның җәмгыятьтә урнашуына сәбәп булып тора. Бер-береңә карата хөрмәт һәм төрле дин вәкилләре арасында конструктив диалог булдыру – шәһәребезнең зур казанышы.
Әлеге якты бәйрәм сезгә игелекләр кылыр өчен көч һәм куәт өстәсен, өмет һәм иман, сабыр булу, ярату һәм якыннарга ярдәм итү теләген кешеләрнең күңелләренә беркетсен. Ихлас күңелемнән Казанда яшәүче православие динендәге халыкка нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, һәр гаилә һәм һәр йортка иминлек телим!” – диелә котлауда.