ТР башкаласындагы Пасха бәйрәме чараларында 40 меңнән артык кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Пасха бәйрәме чараларында 40 меңнән артык кеше катнашты. Петропавловск соборында узган гыйбадәт кылуны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий җитәкләде. Бәйрәм көннәрендә халыкны транспорт белән тәэмин итү турында эшлекле дүшәмбе барышында Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Узган ялларда якты Пасха бәйрәме белән 7 көнлек православие посты белән төгәлләнде. Башкарма комитетның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров сүзләренә караганда, Пасха чараларында 40 меңнән артык кеше катнашкан.
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә шәһәрдә җәмәгать транспорты белән тәэмин ителеш оештырылды. “Мирный, Дәрвишләр бистәсе, Азино-1 микрорайоны, 10-нчы микрорайон, Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Киров районнарына халыкны кайтарып куйдылар. Сәгать төнге 2.00-гә “Үзәк стадион” тукталыш пунктына 8 автобус һәм 1 троллейбус китерелде. Халыктан зарлар булмады”, - диде Айдар Габделхаков.
Казан Мэры Илсур Метшин Транспорт комитетына бәйрәм вакытында транспорт белән тәэмин ителешне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
“Пасха – зур бәйрәмнәрнең берсе. Казан – күп конфессияле һәм толерант шәһәр, чиркәүләребезнең гасырлар буе мәчетләр янәшәсендә торуы белән без горурланабыз. Күпмилләтле дөньяны сакларга тиешбез без. Казанда 100-дән артык дин вәкилләре яши. Теләсә нинди дин тотучы кеше өчен Казанның үз шәһәр булуы мөһим”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.